Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Яңа Арыш авыл китапханәсендә "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү ясалды.

Чараның беренче өлешендә китапханәче Мөхәммәтрәхимова Рәзилә бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, икенче өлешендә Туган тел турында шигырьләр тыңланды.Зыятдинова Кәүсәрия Шәүкәт Галиевның «Туган телем»,Зөлфәтнең «Туган тел хакында» шигырьләрен , клуб мөдире Гөлүзә Ситдикова Хәсән Туфанның «Туган тел»,Рәзинә Мөхияр «Яшәр әле телем» шигырьләрен,Нүрсинә Зарипова Гамил Афзалның «Ана теле» шигырьләрен укыдылар, телләр турында дискуссия узды.Бишек җырлары искә төшерелде. Гөлүзә Ситдикова бишек җырын көйләп тә бирде. «Дөрес җавапны әйт», "Мәкальләр чылбыры», «Кем күбрәк белә? " , "Тел чарлау» ," Табышмак әйтәм - җавап тап!» дигән төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Чара ахырында хор белән "Туган тел" җырын башкардык.Кичә бик күңелле узды, халык канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев