Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә катнаштылар

Шушы көннәрдә  Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.  Әлеге марафонда безнең Балык Бистәсе районыннан  14 кеше катнашты, шулар арасыннан 5 китапханәче  иде. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова “Әдәби марафон”ның мәктәп системасында да тамыр җәюен билгеләп узды. “Бәйге китапка кызыксыну уятуга яхшы этәргеч булып тора. “Әдәби марафон”га нигез салучыларга рәхмәт”, – диде.
Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллин укучыларына рәхмәтле булуын әйтте. “Шагыйрьне, язучыны, укучылары шагыйрь һәм язучы итә. Әгәр укучың булмаса, кирәгең дә булмас иде. Бүген китап белән Интернет кушылган бәйрәм. Туктап торсаң, заманнан артта каласың”, – диде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова “Әдәби марафон”ның зур әдәби бәйрәмгә әверелгәнен искәртте. Бәйгегә нигез салган Раил Гатауллин турында ул: “Аңа беркем кушмаган, дәүләтнең катнашы монда юк, үзе оештырган. Бу бер матур күренешкә әверелде”, – диде.
Римма Ратникова бәйгенең йомгаклау тантанасына беренче тапкыр УНИКСка барганын искә төшерде. “Фәрит Хәйруллович “карап кайтыгыз әле,” дип җибәрде. УНИКСка килеп кердем, халык милли киемнәрдән, күзләре яна. Бүген тагын да күбәйдегез. Таң калдым, депутатларга кайтып сөйләдем. Якларга, күтәрергә кирәк бу чараны. Марафон дәвамлы булсын”, – диде ул. 
Мин дә әлеге тантанада катнашуым белән бәхетле. 8 нче тапкыр мин «Әдәби марафон” проектында катнаштым, никадәрле файдалы икәненә аңладым. Ә инде «ялкау кеше генә китап укый» дигән кешеләргә әйтәсе сүзем бар: вакытыңны дөрес бүлсәң, гаиләңә дә, кул эшенә дә, шул исәптән китап укырга да вакыт җитә. Әйдәгез, дуслар! Татар телен саклап, яратып, яңа китаплар, язучылар белән танышып бару өчен, Х Россиякүләм “Әдәби марафон”да бергәләп катнашыйк.

Рәзилә МӨХӘММӘТРӘХИМОВА.
Яңа Арыш авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса