«Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык» — Зифа Нагаева
Зифа Нагаева башкорт һәм татар халкының мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлекләре турында сөйләп узды. - Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде. Бик зур сагышта мин. Бу көннәрдә бигрәк тә уйланам. Җырларым да кайгыда. Аның белән бергә тудырган җырларым да ачы хәсрәттә....
Зифа Нагаева башкорт һәм татар халкының мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлекләре турында сөйләп узды.
- Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде. Бик зур сагышта мин. Бу көннәрдә бигрәк тә уйланам. Җырларым да кайгыда. Аның белән бергә тудырган җырларым да ачы хәсрәттә. Мин Хәния Фәрхи белән шул дәверне дә озаттым.
Хәния мине үзе эзләп тапты. Ул беренче тапкыр 6 яңа җырымны алып, беренче программасына кертте. Бу минем үзем өчен язылган җырларым иде. "Капка төпләрендә яшел үлән", "Гомерләр зая узмасын" кебек җырлар. Ул аларны тиз арада популярлаштырды. Аннан соң ул һәр программасына минем биш-алты җырымны кертә торган булды.
Бер вакыйга истә. Ул бер елны минем 9 җырны җырлаганда, Уфада 17 көн рәттән концерт бирде. Шушы кадәр үстек без, бер-беребезгә үсәргә ярдәм иттек. Ул мине, минем җырларымның данын арттырды, мин аның илһамына чишмә булдым. Ул шулай мәңгелек булып калачак. Мондый кабатлану башка булмаячак. Мин нинди генә яшь җырчылар белән эшләсәм дә, Хәния - Зифа, Зифа - Хәния арасындагы иҗат җимешләре ул шул вакытныкы гына булып калачак. Шуңа мин Хәнияне юк дип әйтә алмыйм. Ул минем җырларны да, минем җырлар аша үзен дә үлемсез итте, - диде Зифа Нагаева.
«Хәнияне никадәр ихтирам итсәм дә, мине Татарстанга Фән Вәлиәхмәтов танытты,- ди Зифа ханым. - Сиңа үзеңә җырларга кирәк дип, гастрольләргә алып чыкты ул мине. Сине белмиләр, җырларыңны гына беләләр дип, Татарстан белән мине Фән Вәлиәхмәтов таныштырды».
http://kazanutlary.ru/?p=31889
фото из соцсетей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев