Балык Бистәсе районы Корноухово авылында яңа мәдәният йорты ачылды(фотолар)
Районыбызда берсеннән - берсе яңа, берсенннән - берсе матур биналар елдан - ел арта бара.
Яшәгән төбәгебезнең шулай матурлануында район җитәкчеләренең өлеше әйтеп бетергесез зур. Чөнки авылларда төзелеп чыккан теге яисә бу объектлар гади авыл кешесенең теләкләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып, алар файдасына хәл ителә.
Шатлык һәм чиксез канәгатьләнү хисләрен әле шушы көннәрдә генә Корноухово авылы халкына да татырга туры килде. Авылда өр - яңа мәдәният йорты сафка басты. Әлеге күркәм бинаны ачу тантанасына җыелган халыкның йөзеннән шатлык хисләре ташып торды бу көнне.
Район башлыгы Илһам Вәлиевның, Корноухово авылы җирлеге башлыгы Владислав Колчановның тәбрикләү сүзләре белән башланып киткән чара авыл һәм район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Әлеге мәдәният йортын төзүгә күп көч куйган Миннәхмәт Шәрипов кулыннан тантаналы төстә ачкычны кабул итеп алган мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хәбибуллина да шатлык хисләрен яшереп тора алмыйча, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның чыгышларын тыңлаганнан соң, халык бик озак кул чапты. Сергей Фалин, Надежда Фомина, Рәсимә Зарипова, Любовь Михайлова, Гүзәл һәм Айрат Хәбибуллиннар, Алия Хәмидуллина, Анатолий Автономов, Любовь Максимова, "Камские зори" коллективларының берсеннән - берсе дәртле җырлары, Корноухово мәдәният йортында эшләп килүче "Молоток" бию коллетивының рус һәм үзбәк биюен тамашачылар көчле алкышларга күмсә, "Сәйлән" театр коллективы сәхнәләштергән көлкеле скетчыннан соң рәхәтләнеп көлеп, күңел ачтылар.
Без дә әйтелгән һәр сүзгә кушылып, мәдәни учакның сүнми - сүрелми эшләвен, тамашачыларның күп булуын теләп калабыз.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев