Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе кызы Венера Шәмиева “Җыр–кирәктән түгел, йөрәктән туарга тиеш” дип саный

Танылган җырчы, якташыбыз, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Венера Марс кызы Шәмиева белән очрашып сөйләшү-үзе бер гомер. Аның белән нинди темага алынсаң да җан сафлана, күңел масштабы киңәя. Яшәү матурлыгы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Шулай да үтелгән елларга кайтып җырчының сәхнәгә килгән юлын барлыйк әле.

-Мин сәнгать дөньясына бик иртә килеп кердем. "Җырлыйм әле җырларымны" дип аталган телевизион тапшыруда төшкән 11 яшьлек кызчыкны, бәлкем, әле дә хәтерләүчеләр бардыр. Шәл бәйләвем, танылган җырчыларга пародияләр ясавым белән мин ул чакта җыр сәнгатенә тәүге адымымны атладым. Бу үзенә күрә куанычлы уңыш иде. 14 яшемдә Габделфәт Сафин группасы белән республика чикләрен узып гастрольләргә йөрдек, җырларга клип та төшерелде. Шул чагында киләчәгемнең җырга бәйлелеген аңладым.
(Язманы тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев