Балык Бистәсе Корноухово мәдәният йортында балалар өчен “ Беслан исемле фаҗига” дигән тематик сәгать
3 нче сентябрь һәр ел саен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә тарихка кереп калды.
Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы - балалар. Ул вакытта бар кешелек дөньясы вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала. Бу ел да искәрмә булмады. Ул көнне Корноухово мәдәният йортында балалар өчен " Беслан исемле фаҗига" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чара киләчәк буында илгә килгән кайгыны уртаклаша белү, аларда толерантлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды. Илебез тарихына котычкыч фаҗига булып кереп калган әлеге көн турындагы хатирәләрне балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Ачка, бер тамчы суга тилмергән сабыйлар турындагы җырны тыңлаганда аларның керфекләре яшькә чыланды. Чара ахырында тагын бер кат көтелмәгән хәлләрдә югалып калмау, мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен үтәргә тиешле барлык кагыйдәләрне искә төшереп үттек.
3 сентябрь Төньяк Осетиядә Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге фаҗигадан соң 13 ел вакыт үтсә дә, андагы вакыйгалар әле һаман күз алдында. Вакыт - дәва, дисәләр дә, явыз террористлар аркасында якыннарын югалтканнарның җан, йөрәк ярасын берни белән дә дәвалап булмый шул. Киләчәк буынга мондый вакыгаларның барлыгын искә төшереп торучы чаралар бик тә кирәк, минемчә. Үзебездән соң килгән буынны ватанпарвәр, башкаларның кайгысына битараф калмыйча, ярдәм кулын сузарга әзер торучы шәхесләр итеп тәрбиялисе иде. Безнең үткәннәрне үзгәртер өчен бер мөмкинлегебез дә юк, тик менә киләчәк нәкъ тә менә бүгенге яшьләребез - балаларыбыз кулында.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев