Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Балык Бистәсе авылларында җыр фестивале дәвам итә

Җыр керсен күңелгә...

Районыбыз авылларында җыр фестивале дәвам итә. Узган атнада Күгәрчен сәнгатькәрләре Иванай авылында күңелле концерт программасы белән чыгыш ясаганнар.
"Җыр-моңнарыбыз һәркем күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Ахырдан әйтелгән рәхмәт сүзләре, тамашачының басып алкышлавы шуны дәлилләде. Рузилә Хәбибуллина, Фирдәвес Мөбәрәкшина, Алмаз Шириязданов, Миләүшә Әмирова җырларын, Ләйсән Нәбиуллина башкаруындагы биюләр концертыбызны тагын да баетты",-дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева.
Ә Каз.Чаллы, Иванай үзешчәннәре исә 8 март бәйрәме алдыннан җавап концерты белән Күгәрченгә килергә җыеналар икән.
Әлеге район җыр фестиваленең йомгаклау концертын тамаша кылырга да күп калмады. Зона бәйгеләре күрсүткүнчү, талантларыбыз быелгы фестивальгә аеруча югары дүрүҗәдә әзерләнгәннәр.
Фото: архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль җыр