Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Алсу Фазлыева: “Азатка кияүгә чыкмыйм дигән идем”

Парлы җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның законлы рәвештә гаилә коруларына нәкъ 10 ел тулды. Алсу "Инстаграм"дагы шәхси битенә болай дигән: "Ул көнне ап-ак кыш иде. Бераз буран да иде. 10 елның иң зур ирешүе - ике җимешебез, улларыбыз! Азат, тагын да матур итеп яшәргә язсын! Шушы бүгенгесе белән без бик...

Парлы җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның законлы рәвештә гаилә коруларына нәкъ 10 ел тулды. Алсу "Инстаграм"дагы шәхси битенә болай дигән: "Ул көнне ап-ак кыш иде. Бераз буран да иде. 10 елның иң зур ирешүе - ике җимешебез, улларыбыз! Азат, тагын да матур итеп яшәргә язсын! Шушы бүгенгесе белән без бик канәгать! Борчулар булмасын, алдагы көндә улларыбызның куанычын күреп, әти-әниләр, туганнар янәшәсендә, тигезлектә яшәргә язсын! Мин сине яратам".
Алсу белән Азат хәзерге КФУның музыка факультетында укыганда таныша. Бер хорга йөреп, шунда аралаша башлыйлар. 8 ай гына очрашып, III курста укыганда өйләнешеп тә куялар.
- Азат артымнан бик нык йөрде. "Кияүгә чыкмыйм", - дип тә әйткән идем. Азат кызуында тотты. Шулай бергә музыка факультетында укып чыктык, - дип көлеп искә алды Алсу.
Бүгенге көндә җырлы гаилә 8 яшьлек Аяз белән 4 яшьлек Ильяс улларын үстерә.
Без дә Фазлыевлар гаиләсен әлеге матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Бәхетле гаилә булып яшәүләрен теләп калабыз.
Эльза ГАЗИЗОВА

http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/2866-alsu-fazlyieva-"azatka-kiyaүgә-chyikmyiym-digәn-idem".html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев