"Ак халатлы фәрештәләр" ! Әлеге чара районыбызның Балтач авылында булып узды
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач авылында чыгышы белән әлеге яктан булып республика, район һәм шәһәрләрдәге хастаханәләрдә сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташлары һәм үзләренең һөнәрләрен әлеге өлкәдә сайлаучы студентлар катнашында зур чара узды.
"Ак халатлы фәрештәләр" дип аталган әлеге очрашуда катнашучылар дулкынлана-дулкынлана үзләренең тормышларын ничек итеп шушы һөнәр белән бәйләүләрен уртаклашытлар. Мәдәният йорты мөдире Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Алсу Вафина чара югары дәрәҗәдә узсын өчен зур көч куйганнар. Катнашучыларны барлап, аларның һәрберсенә атап шигырь юллары әзерләү, сценарий язулар - боларның барысы да зур осталык белән башкарылган.
Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов очрашу ахырындагы чыгышында барлык хаты-кызларны бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан әйтелгән сүзләр белән тарихыбызны сакларга, онытмаска кирәклеген асссызыклады.
Очрашу бер сулышта узып китте. Авыл мәдәният йортына тамашага җыелучылар матур тәэсирләр белән таралыштылар.
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев