Ризат, син иҗат юлыннан ялгызың гына атлаганда, зур уңышларга ирешмәдем, дисең. Ә дуэт булып чыгыш ясый башлагач, тамашачы сезне күреп, күтәреп алды. Моның сере нидә икән?
- Аллаһы Тәгалә менә шулай язган инде. Без аерым-аерым да җырлар башкарабыз, тик бергә булганда сәхнәдә дә уңайлырак. Гаилә белән иҗат итү, гомумән, рәхәт. Икебез дә күпме акча эшләгәнне һәм аның кая киткәнен беләбез. Зинира мине чәшке тун сорап тинтерәтми бит инде! Акчаны бергә эшлибез дә, ротацияләр, кредитлардан калганнан соң гына үзебезнең күңелебезне күрә алабыз. Җырларның сыйфаты мәсьәләсендә Айдар абыйга (Тимербаев - Авт.) тулысынча ышанабыз, костюмнарны Зинира кайгырта. Мин ни кигерсәләр, шуңа риза. Ә оештыру яклары тулысы белән миндә. Программаны исә бергә төзибез. "Кредит" төркемендә бергә эшләгән Илдар да безгә ярдәм итә.
- Эстрада сезнең өчен акча эшләү юлы гынамы?
Ризат: Бу, әлбәттә, бик шома сорау. Без эстрадага җырчы булабыз, дигән максат куеп килеп кермәдек бит. Ләкин акча эшләү алга таба иҗат итәр өчен кирәк. Бар нәрсәне дә акча гына кайтарып калдыру да дөрес булмас иде. Мин бу сорауга җавапны быел җәй Зинира ике атнага Башкортстанга кайтып киткәч таптым. Шул вакыт эчендә сәхнәгә, гастрольләргә чыгасы, аралашасы килә башлады. Димәк, җан сәхнәгә тарта бит! Күңелдә җыелган хисләрне тамашачы белән уртаклашасы килә. Баштарак андый нәрсә юк иде, беренче чиратта курку, каушау булды. Эшли-эшли ныклы ышану да килә. Шуңа күрә хәзер сәхнә безнең тормышыбыз.
Зинира: Ыгы-зыгылы тормышка ияләндек инде. Башта, әлбәттә, туганнар да аңламады. "Хатын-кызга бер рәсми эш кирәк", "Сез дә йөрисез инде шунда..." дигәнрәк сүзләр дә ишетергә туры килде. Кызыбыз да гел елап кала иде. Хәзер барысы да җайланды. Айгизә дә аңлый. Ходай тамашачыдан, сәламәтлектән аермасын.
Ризат: Сәхнәнең алдан матур, арттан пычрак җирләре дә күп аның. Артистлар арасында бер-берсенең гайбәтен сату да бар. Сәхнә ул бөтен кешегә дә җитә, иң мөһиме - үз тамашачыңны табу. Без ничек тиз һәм кинәт кабынган булсак, шулай ук сүнәргә дә мөмкинбез, чөнки популярлыкның гомере кыска. Ул һәр артистныкы да шулай. Без моны бик яхшы аңлыйбыз. Тик шул елларны матур итеп эшләргә язсын иде, дибез. Гаиләдә тәртип булу да зур роль уйный. Берсендә концерт алдыннан Зинира белән ачуланышып алдык. Бу сәхнәгә чыккач та сизелде. Хәтта җыр башкару да башка төрле килеп чыга. Ясалма кыяфәт чыгарып, уйнап булмый. Хәзер ышанып әйтә алам: сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана. Тамашачы да исхласлыкны ярата.
- Сез "Үпкәләмә" җырын башкарасыз. Ә үпкәләшкәндә кайсыгыз беренче булып сүз башлый?
Ризат: Ул безгә хас сыйфат түгел. Зинира мине ярты сүздән дә аңлый. Безнең фикерләребез, юнәлешләребез бер. Ул минем дустым.
Зинира: Безнең мөнәсәбәтләр дә иң элек дуслык хисләреннән башланды бит. Ә үпкәләшү мәсьәләсенә килгәндә, бик теләгәндә дә сөйләшмичә озак йөри алмас идек, чөнки эш буенча барыбер сөйләшергә туры киләчәк.
- Август аенда сез "Син икән шул" җырына клип төшердегез. Ул хисләрнең тирәнлеге, сыйфаты буенча да алдагыларыннан аерылып тора. Чыгымы да шактыйдыр.
- Әлбәттә! "Бул үземә генә" клибын 15 мең сумга төшергән булсак, монысының чыгымнары 100 меңнән артты. Эшли-эшли, акрынлап кына булса да алга барган саен, таләпләр дә, чыгымнар да арту табигый хәлдер, дип уйлыйм. Баянда, гитарада уйнаучыбыз бар. Җырлар яздыру, сыйфатлы костюмнар тектерү - барысына да түләргә кирәк. Киләчәктә утлар, яңа аппаратура, колонкалар алырга уйлыйбыз. Димәк, үзебезнең эшебезгә куелган бәя арту да гадәти күренеш. Миллионнар эшлибез, дип әйтә алмыйм. Әмма шушы өч-дүрт ел эчендә эстрадага чыккан вакыттагы бурычларны, бүлмәнең кредитын түләп бетереп, фатир алдык. Хәзер аңа ай саен 42 мең сум кредит түлибез. Әти-әниләргә дә булышабыз.
- Сез авыр кул хезмәтеннән, авыл эшеннән дә куркып тормыйсыз бит. Сыерын да савасыз, көтүен дә көтәсез, төзелештә дә эшлисез.
Ризат: Баштагы елларда спонсор кем дигәндә, әти-әни һәм абзардагы ике үгез дип әйтә идем. Бозау алып кайтып бирәбез дә, шуны үстереп саткан акчага клип төшерә идек.
- Быел гастрольләрегезне Башкортстаннан башлыйсыз икән. Татарстан тамашачысы таләпчәнрәкме әллә?
Зинира: - Моның сәбәбе гади: беренче программаны Башкортстанда күрсәтә алмаган идек. Татарстандагы гастрольләр яңа программа белән 1 февральдән башлана. 29 мартта Казанда булачак. Ә таләпчәнлеккә килгәндә, чыннан да, Татарстанда тамашачыларның планкасы югарырак. Шуңа күрә гадәттә артистлар яңа программаларын иң элек Башкортстанда тәкъдим итеп, чыныгу алганнан соң Татарстанга чыга.- Быел гастрольләрегезне Башкортстаннан башлыйсыз икән. Татарстан тамашачысы таләпчәнрәкме әллә?
Зинира: - Моның сәбәбе гади: беренче программаны Башкортстанда күрсәтә алмаган идек. Татарстандагы гастрольләр яңа программа белән 1 февральдән башлана. 29 мартта Казанда булачак. Ә таләпчәнлеккә килгәндә, чыннан да, Татарстанда тамашачыларның планкасы югарырак. Шуңа күрә гадәттә артистлар яңа программаларын иң элек Башкортстанда тәкъдим итеп, чыныгу алганнан соң Татарстанга чыга.
Бүгенге күңел халәтегездән чыгып җавап бирегезче: тормыш мәгънәсен нидә күрәсез?
Ризат: Күңел тынычлыгында. Мин мәктәптә укыганда аягымны сындырып өч ел урын өстендә яттым. Шул вакытта авылның икенче башында яшәүче әбиемә үз аягымда барсам иде, дип теләгән идем. Аннан соң шул юлны велосипедта, бераздан машинада уздым. Хыялларны менә шулай акрын гына чынга ашырып барасың инде ул. Зур акчалар артыннан куу юк бездә. Даими эшли торган эшебез булып, булганының кадерен белеп яшәргә язсын, дибез.
Зинира: Көн үтә дә китә ул, иң мөһиме - бала, әти-әниләр, туганнар исән-сау булсыннар. Дүрт айлык чагымда Ходай үземне дә, әти-әниләрне дә сынаган. Каным агуланып, чактан гына үлемнән калганмын. Әни сөйләве буенча, табиблар: "Үлүе яхшырак, барыбер гарип калачак", - дип, яныма да килмәгән хәтта. Шуңа күрә бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер. Алда инде тырышып эшләргә генә кирәк.
фото из соцсетей.
Нет комментариев