Югары Тегермәнлек авылының өлкән яшьтәге үзешчәннәре бик матур концерт куйды
Күптән түгел без Югары Тегермәнлек авылының өлкән яшьтәге үзешчәннәре белән "Эх, кайтасы иде бер яшьлеккә" дип исемләнгән концерт куйдык.
Кичәдә ретро һәм онытылып бара торган татар халык җырлары яңгырады. Концертыбызга ямь өстәп Чаллы шәһәреннән Рәхилә апа белән Ракип абый Гараевлар һәм Балык Бистәсеннән Роза Гараева да кайтты. Катнашучыларның барсына да чын күңелемнән чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә. Алга таба да бергә бердәм булыйк.
Гөлгенә Гараева,
Югары Тегермәнлек мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа