Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Җырны ничек яратам, спортны да шулай...”

    Яшь, әле эстрадада үз исемен тапмаган булуга карамастан, Рәзил Исмәгыйлов җырлары белән шактый гына тамашачының күңелен яуларга да өлгерде инде. Мин моны беренче тапкыр аның чыгышын күргәч үк аңладым. Әле дә хәтерлим, егетне сәхнә түренә кат-кат чакырып җырлата-җырлата алҗытып бетергәннәр иде. Ниндидер сөйкемле сөяге белән бар залны үзенә каратып торырга...

    "Туганда ук җырлап тугансың син, дип котырталар мине таныш белешләрем",-дип сүз башлады әнгәмәдәшем. Чыннан да әгәр дә кешедә тумыштан килгән сәләт бар икән, кайчанда булса ул аны тормышка ашырачак икәне шиксез. Рәзилнең җыр дөньясына беренче адымнары балалар бакчасынан ук башланып китә. "Әле дә хәтерлим, кеше алдында үзем генә сәхнәгә чыгып җырларга курыкканга, балалар бакчасындагы тәрбиячем Рузалия апаның кулыннан тотып чыкканмын," дип искә ала Рәзил беренче чыгышын. Шул көннән Рәзил туган авылы Күгәрченнең данын яклап район, соңыннан республика күләмендәге төрле бәйге, фестивальләрдә катнаша. "Замана баласы-2007" (2 урын), "Созвездие-Йолдызлык"-2011, 2012, 2013 (махсус бүләк), "Сандугач керде күңелгә-2010" (дипломант), "Ягымлы яз-2013" (3 нче урын) һ.б. күп кенә бәйгеләрдә үз көчен сынап карый егет.
    Тормышта үз юлыңны табар өчен ниндидер бер этәргеч кирәк. Менә шул этәргеч булып, җыр дөньясына беренче адымнар ясарга ярдәм иткән, җырга-моңга мәхәббәт уяткан кешесе-мәктәптә җыр дәресе укытучысы Фирдәвес Мөбәрәкшина булган. Ул Рәзилнең сәләтен күреп алган һәм аны үстерергә ярдәм иткән беренче кешесе.
    Бүгенге көндә инде сәхнә тормышында шактый үзен сынаган Рәзил Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Салават Фәтхетдинов төркемендә белем ала. "Җыр белән профессиональ шөгыльләнә башлагач үз һөнәремә мөнәсәбәтем төптән үзгәрде",-ди яшь җырчы. Хәзер күбрәк классик җырчылар, композиторларыбыз иҗатына басым ясый, алардан үрнәк ала егет.
    Сәхнә дөньясыннан гына канәгать калмыйча, Рәзил үзен "зәңгәр экран"нарда да сынап карый. Бер төркем талантлы якташлар "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруында Балык бистәсе данын яклыйлар. Шулар арасында Рәзил Исмәгыйлов та була. "Телевидениегә төшү минем өчен икеләтә "плюс" булды. Беренчедән тамашачыларга үз сәләтеңне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, икенчедән үзеңне читтән (экран аша) карап хаталарыңны табасың, аларны төзәтергә тырышасың",-дип уртаклашты ул үз фикере белән.
    Әллә авыл баласы булганга, халык җырларын якынрак күрә Рәзил. Борынгы җырларның тыйнаклыгы, моңлылыгы, милизматикасы (борылышлар) үзенә жәлеп итә аны. Алай да, заманча җырларны да репертуарыннан сызып ташламый. Халык җырларын заманча аранжировкада эшләп хәзерге буынга җиткезү яклы ул. Рәзил үзенең артистлык сәләтен төрле мәҗлесләр, банкетлар үткәреп тә сыный, үзенә күрә тәҗрибә туплый.
    Егетебезнең җырдан кала тагын бер "яшерен мәхәббәте" бар икән-инде бала чактан ук хоккей белән "җенләнә" Рәзил. "Жырны ничек яратам, спортны да шулай... Кечкенә чакта "Үскәч кем буласың килә?" дигән сорауга мин: "Җырчы яки хоккеист!" дип әйтә идем! Хоккеист булып ук бетмәдем, ләкин үзем өчен, хобби буларак шөгыльләнәм. Ә җырчы булыр өчен бик күп тырышырга кирәк әле. Ике хыялның берсен булса да тормышка ашырырмын дип уйлыйм",-дип сүзен тәмамлады Рәзил. Тормышта хыялларсыз булмый. Хыял канатларыңны сындырмыйча, яңа үрләр яуларга, татар эстрадасында тагын бер якты йолдыз булып балкырга язсын сиңа!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: