Яшәсен, Бистә театры!

Шушы көннәрдә Рифкать Галиев җитәкчелегендәге район халык театры тамашачыларын "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен сәхнәләштереп куандырды. Яңа спектакль күпләрнең күңеленә хуш килде.
Сиксәненче елларда үзен Татарстан, Рәсәй күләмендәге сәхнәләрдә таныткан район халык театры соңгы елларда янәдән үз биеклегенә күтәрелде. Тамашачысын яңадан-яңа спектакльләре белән куандырып тора. Бу юлы режиссер Рифкать Галиев "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен сәхнәләштерүгә алынган. Һәм алга узып әйтергә кирәк, спектакльнең сәхнәгә куелышы бик уңышлы килеп чыккан. Сәхнә бизәлеше, артистларның үз рольләренә керү осталыгы профессиональ дәрәҗәгә җитешле тоелды миңа. Һәм тамашачының артистларны берөзлексез алкышларга күмүе дә шуның ачык мисалы. Розалия Нәгыймова (Миңҗиһан), Рамилә Габдрахманова (Рушания), Әнәс Низамов (Кави карт), Гүзәл Дормидонтова (Сәрмәдия), Салават Гафиуллин (Мисбах), Гөлия Кәримуллина (Айгөл), Илназ Шакиров (тикшерүче), Илназ Вәлиәхмәтов (Мөкаддәс) һәм Рифкать Галиев (Мәсих Мөслимович)-һәркайсы геройларның хис-кичерешләрен тамашачыга җиткереп уйный алдылар. Алар сәхнәдә бер бөтен була белделәр, тормышчан образлар тудырдылар.Тамашачы рәхәтләнеп көлде, Кави карт белән бергә җитдиләнде, фәлсәфи вә рухи кичерешләрне күңеленнән үткәрде. Кыска гына итеп әйтсәк, спектакль дәвамында үзешчән артистлар үзләрен яраттыра алдылар, район халык театры дигән исем "түбәсе" астында үзләрен лаеклы тоттылар, тамашачы ышанычын акладылар.
Спектакльдә катнашучылар төрле өлкәләрдә хезмәт куюларына карамастан, сәнгать белән яшәгәнлекләрен, сәхнәгә битараф булмауларын тагын бер мәртәбә исбатлап күрсәттеләр. Кайберләренең театр артисты ролендә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары булса да, кайчандыр Мәскәү сәхнәләренә кадәр күтәрелеп "терсәк канаткан" Әнәс Низамов, Рифкать Галиев кебекләр янәшәсендә үзләрен ирекле тотуы, үзе үк сәнгати батырлык.
Аларга бу көнне сүнгән ут та комачаулый алмады. Дәрт-дәрман тулы артист йөрәге, сәхнәгә гашыйклыгы, ихлас бирелгәнлек аларга кесә фонаре яктылыгында да чыгышларын дәвам итәргә комачауламады. Талант-бүләк, ул һәркемгә дә тигез бирелми. Әмма әлеге спектакльне караганнан соң: афәрин, Бистә театры артистлары, дип күп тапкырлар залны яңгыратасы килде. Бер мин генә түгел, тулы зал шушы теләктә янды бугай, тамаша кылынгач та тамашачының аягүрә басып берничә минутлар дәвамында алкышлавы, шундый югары бәя түгелме соң?
Редакциядән: район халкының күп санлы соравы буенча әлеге спектакль 5 апрель көнне 19.00 сәгатьтә кабатланып күрсәтеләчәк. Димәк, сезгә дә спектакльгә килеп, аның рухи тәэсире белән хушланырга мөмкинлек бар дигән сү
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.3500
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.2900
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.3500
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.3700
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.27100
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.56000
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды5500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!157800
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.11800
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.30600
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.9200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә13600
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
24 февраль 2021 - 09:20Балык Бистәсе районында булган юл фаҗигасе урынында ТР баш дәүләт инспекторы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов булып китте.
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.10200
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.5200
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.3500
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.2900
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.3500
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.3700
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.27100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика