Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Туганлык җепләрен барлаганда...

    Кеше җирдә үзенең шәҗәрәсен, нәсел-ыруын белеп яшәргә тиеш. Бу-тормышның язылмаган кануны.

    Һәр төбәк укымышлы, зыялы шәхесләре, алтын куллы осталары белән макталган. Күгәрчен авылыннан Шәмсевәлиевнекеләр дә үз бәһасен югалтмаган горурланырлык нәсел. Үткәненнән бүгенгә чаклы илгә-көнгә тугрылыклы уллар-кызлар үскән, буыннар чылбырына яңа, ышанычлы дәвам ялганган. Мәскәүдә яшәүче Мәрьямбикә Фәйзрахман кызының туган ягына кайтып бертуганнарын, аларның балаларын, дәвамчыларын җыеп шәҗәрәләрен барлау ниятен ишеткәч, күңелдә үзеннән-үзе аңа карата соклану хисе уянды. Туган-туганны оныткан, кайчагында ата-улны белмәгән болгавыр заманның мәшәкатьләренә исе китмичә очрашу оештырган әлеге ханымны күреп сөйләшмәсәм, күп сорауларыма җавап таба да алмам кебек иде.
    -Без бик аралашып яшибез, юлларга тузан төшермибез,-дип ихластан елмайды Мәрьямбикә апа. -Еш кына туганнар белән Мәскәүдә җыелабыз. Әмма бу юлы балалар, оныкларны очраштыру, аларны бер-берсе белән якыннан аралаштыру һәм әби-бабайларының үткән гомер юлы белән таныштыру максатында туган ягыбызга җыйналдык.
    Әби-бабай дигәнебез Күгәрчендә тырыш, шул ук вакытта ярдәмчел гаилә буларак авылдашлары арасында хөрмәт яулаган Рәйсә апа белән Фәйзрахман ага. Еллар авырлыгын алар тигез иңнәрдә күтәргәннәр. Бөек Ватан сугышы, ачлы-туклы михнәтле елларның тере шаһиты булып 8 бала дөньяга килгән. Бүгенге көндә аларның 5 се исән-имин илебезнең төрле почмакларында гомер кичерәләр.
    Очрашу һәркайсын дулкынландырган. Озак еллар Норильск шәһәрендә яшәп, соңрак гаиләсе белән Казанга кайтып төпләнгән, хезмәте белән югары дәрәҗәләргә ирешкән Шамил ага, әлеге очрашуда җан атып йөргән Мәрьямбикә апа, Түбән Камадан Зәйнәпбикә апа белән Камил абый һәм туган нигез, туган туфрак җылысын саклап авылда гаилә корган Маһруйбикә апа... (Хәнифә апа вафатына 3 ел). Янәшәләрендә инде үзләре дә буй җиткереп, олы тормыш юлына аяк баскан балалары, нәсел дәвамчысы булып дөньяга аваз салган оныклары...
    Шәҗәрә агачы еллар узган саен әнә шулай ябалдашларын киңәйткән, үскән. Рәйсә апа ягыннан Искәндәровлар, Фәйзрахман ага ягыннан Шәмсевәлиевләрдән яңа буын Садыйковлар, Гыйниятуллиннар, Сәлаховлар, Рыжовлар барлыкка килгән. Һәр буынның әйтер сүзе, йөрәккә җиткерердәй теләк-тәкъдиме бар иде. Өлкәнрәкләр үткәннәрен искә төшерсәләр, яшьрәкләр исә әлеге очрашудан канәгатьлеген сиздереп рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Күңелне күңелгә ялгаган сүз йомгагы тукталмады. Тулы бер гомерне чолгаган ул. Әйтер сүзләр, искә алырдай хатирәләр бихисап.
    -Әнинең әйткән сүзе бар иде, туганнар белән дус-тату яшәгез дип. Яшь вакытта уйламаганбыз. Еллар узып олыгая барган саен бер-береңә тартыла барасың икән ул. Шунысына мең шөкер, беркайчан да кеше алдында йөз кызартырлык яшәмәдек, аралаштык, бер-беребезгә булыштык.
    Маһруйбикә апаның әлеге сүзләрендә чын хаклык ята. Ата-ана фатыйхасында яшәү һәр бала күңеленә тынычлык, бәхет иңдергән. Югыйсә, шушы нәселдән генә күпме укымышлы, зыялы затлар чыккан. Фәйзрахман ага белән Рәйсә апаның 14 оныгы арасында кемнәр генә, нинди һөнәр ияләре генә юк: агроном, ветврач, 4 укытучы, 3 бухгалтер, 2 инженер, финансист, журналист, хәтта бер дипломат. Һәм алар арасында 4 фәннәр кандидаты булуы да үзе бер горурлык түгелмени?! Мәгариф өлкәсендә зур казанышларга ирешкән укытучылар Мәрьямбикә Рыжова, Зәйнәпбикә-Илгиз Сәлаховлар, районыбыз мәгариф бүлеген җитәкләгән Илсур Садыйковларның данлы юлын хәзерге көндә дәвам итүчеләр дә тагын күпме әле! Кайчандыр авылда канат ярып читкә сибелгәннәрнең сукмаклары да янәдән кушылып җан тарткан туган җиргә кайтарган.
    Очрашуда ясалган һәр чыгыш гүя үзе бер тарих иде. Асылында туганлыкның олы хисе яткан әлеге кичә чын бәйрәм төсен алды. Шамил ага кулындагы тальянга, әйтерсең лә, җан өрелде. Талгын гына уйналган авыл көе каядыр ашкындырды, ярсытты. Моң дәрьясында йөзгән күңел туган авыл кырларына йөгерде, су буйларын әйләнде. Туганнарның бер-берсенә бүләк ителгән җырларыннан исә сизелми генә сагыш түгелде.
    "Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
    Шулдыр инде язның ярсып ташулары..."
    Әйе, кеше гомере мәңгелекнең бер мизгеле генә ул. Матур, тату итеп яшәлгән тормышта салган эзең югалмасын, яши-яши үз нәсел-ыруың белән горурланырлык булсын икән ул. Әнә шул кыйммәтләрне саклый белү иң мөһиме.
    Рәсемдә: биш бертуган-Маһруйбикә, Шамил (алда), Мәрьямбикә, Камил, Зәйнәпбикә Шәмсевәлиевлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: