Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тормыш юлы күпләргә үрнәк

    Әле шушы көннәрдә генә Урахча авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Григорьевич Мамоновны 90 яшьлек юбилее белән котларга бик күп кунаклар җыелган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин җитәкчелегендәге район үзәгеннән килгән делегация хөрмәтле ветеранга РФ Президенты котлавы белән муниципаль район башлыгының бүләген...

    Әле шушы көннәрдә генә Урахча авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Григорьевич Мамоновны 90 яшьлек юбилее белән котларга бик күп кунаклар җыелган иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин җитәкчелегендәге район үзәгеннән килгән делегация хөрмәтле ветеранга РФ Президенты котлавы белән муниципаль район башлыгының бүләген тапшырдылар. Шулай ук авылның хөрмәтле кешесенә бу көнне Урача авыл җирлеге Советы белән мәктәп коллективы вәкилләре дә изге теләкләрен әйтеп бүләкләр бирделәр.
    Сугыш кыенлыкларын үз башыннан кичергән ветеран һәркемгә рәхмәт белдереп, киләчәктә дә сау-сәламәт булып, Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгын бергәләшеп каршы алырга иде дигән теләген белдерде. Сөенеченнән йөзе балкып торса да, сугыш җәрәхәтләре аңа әле дә тыңгы бирмәве сизелә. Аяклары авыртуына ул әледән-әле сызланып куя. Ә районыбызга алар узган гасырның 1935 нче елларында күрше Самара өлкәсеннән (элеккеге Куйбышев) күченеп киләләр. Дөресрәге, икесе дә фельдшер белгечлеге алган әти-әнисен районыбызның Урахча авылына эшкә билгелиләр. Әтисе Григорий Николаевич биредә үз куллары белән фельдшер-акушерлык пункты төзеп, тормыш иптәше Федосия Гавриловна белән Урахчада яшәүчеләргә генә түгел, күрше төбәкләрдәгеләргә дә медицина ярдәме күрсәтәләр. Аларның уллары да биредә 7 сыйныфны тәмамлагач, әти-әниләренең хезмәтен үз итеп фельдшерлар хәзерләү курсына укырга керә. Әмма, кинәт авырып китүе генә аны бу игелекле хезмәт серләренә өйрәнүдән читләштерә. Дәваланып аякка баскач, бер төркем иптәшләре белән егетне Украина якларына фабрика-завод мәктәбенә укырга җибәрәләр. Егет биредә көйләүче-слесарь белгечлегенә өйрәнеп Донбасс шәһәре заводларының берсендә эшли башлый. Эш урыныннан хезмәттәшләре аны 1940 елда бик олылап хәрби хезмәткә озаталар. Илебезгә фашист илбасарлары бәреп кергәч, хезмәт итә торган частеннан егетне Омск шәһәрендәге хәрби училищега җибәрәләр. Кыска вакытлы укулардан соң фельдшер итеп аны Сталинград фронтына билгелиләр. Көне буена барган каты бәрелешләрдән соң төне буена диярлек фронтның алгы сызыгыннан яралы хәрби хезмәткәрләрне җыеп алар госпитальгә озаталар. Кайберләренә урында ук беренче ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Әмма немец-илбасарлары һөҗүмне төнлә дә туктатмый.
    Ерактан аерым билгеләре белән аерылып торган яралылар белән тулы автомашинаны да игътибарсыз калдырмыйлар, ут яудыруларын дәвам иттерәләр. Нәкъ шундый операция вакытында ул беренче сугышчан дустын югалта, үзе җиңелчә яралана. Берничә ай госпитальдә дәвалангач, ул кабат сафка баса. Бу юлы аны фронтның иң авыр һәм хәлиткеч участогы булып исәпләнгән Курск дугасына озаталар. Биредә дә фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшә якташыбыз. Атакага күтәрелеп гитлерчыларны үз ныгытмаларыннан куалар. Шундый каты бәрелешләрнең берсендә ул кабат яралана. Бу юлы инде аңа озак вакытлар хәрби госпитальдә дәваланырга, аягындагы күп санлы снаряд кыйпылчыкларыннан арынырга туры килә. Хәрби табиблар зур тырышлык куеп дәваласалар да, аннан үз аяклары белән чыга алмый егет. Шәфкать туташы аны Казан шәһәренә кадәр озата кайта. Берничә көннән аны әти-әниләре янына Урахча авылына кайтаралар. Ә биредә исә аны хәрби хезмәткә алынганчы танышып, шактый гына дуслашып өлгергән кәләше Екатерина каршы ала. Алар Җиңү бәйрәме белән бер көндә диярлек туй үткәрәләр. Яшьләр бер-берсен хөрмәтләп, авылда күпләрне сокландырып гомер кичерә. Фронт кыенлыкларын үз башыннан кичергән Валентин Григорьевичны мәктәпкә укытучы итеп эшкә чакыралар. Ә хезмәт сөючән тормыш юлдашы Екатерина Родионовна гомере буена терлекчелектә хезмәт куя. Тырышып эшләүләре, матур яшәүләре белән бер-бер артлы дөньяга килгән 2 кызлары, 4 улларына да алар бар яктан үрнәк була. Балалары әле дә әти-әниләренә рәхмәтле. Алар һәр елны диярлек төп йортка җыелышып туган көннәрен, гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яшьлек хатирәләрен дә яңартырга яраталар. Балалык елларында һәрбер малай шук, тиктормас була бит инде ул. Үзе шундый шаян булса да, уллары һәм кызларына карата кырыс, әмма гадел, таләпчәнлек күрсәтә, дөреслекне ярата.
    -Әйткән эшен төгәл һәм җиренә җиткереп үтәгәнне яратты. Һәрвакыт бездән дә шуны таләп итте. Бу асыл сыйфатлар һәрберебезгә дә тормыш юлында ярап куйды,-дип сүзгә кушыла олы уллары Вячеслав. Ул әнисе хезмәтен дәвам иттереп озак еллар дәвамында хуҗалыкта фермада эшләгән. Әтисе үрнәгендә кулына гармун алып авылдашлары алдында бәйрәм концертлары оештыруда актив катнашкан. Әти-әниләре тәрбиясе күрәмсең бик нык тәэсир иткән балаларына. Авылдашларына карата гадел булганы өчен Вячеслав Викторовичны совхозда профсоюз комитеты җитәкчесе итеп тә сайлаганнар. Ә менә фронтовик, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Валентин Григорьевич Мамоновның гомере буена абзар тутырып терлекләр асравын, бал кортлары үрчетүләрен, тормыш иптәше белән күз карашыннан аңлашып гомер кичерүләрен авылда бүген дә күпләр сокланып искә ала. 11 ел элек ул тормыш юлдашы Екатеринаны соңгы юлга озатса да, күңел төшенкелегенә бирешмичә яши. Балалары, оныклары ныклы терәк. Соңгы елларда гына фронтта алган яралары үзен нык сиздерә башлагач, умарта һәм терлекләр асраудан читләшкән. Тәгаенләп әйткәндә, аның тормыш юлы бүген бик күп яшьләребезгә үрнәк булырлык.
    ветеран Валентин Мамонов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: