Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тормыш принципларына тугры калып

    Илсур Сабир улы Кәтиев белән 1985 елда район халык контроле утырышында таныштым. Ул аны җитәкли иде. Яшь булуына карамастан үзенең принципиальлеге, җаваплылыгы, тормыш зирәклеге белән игътибарны җәлеп иткән иде ул вакытта.

    Илсур Кәтиев хезмәт юлын 1975 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач "Победа" колхозында ветеринария табибы булып башлый. Аннары район ветеринария берләшмәсендә өлкән табиб булып эшли. Армиядә хезмәт иткәннән соң Күгәрчен ветеринария участогын җитәкли. Гаилә хәле буенча аңа туган авылы Котлы Бөкәшкә әнисе янына кайтырга туры килә. Белгечлеге буенча эш булмагач Илсур Каз. Чаллы сигезьеллык мәктәбенә биология, химия укытырга керә. Читтән торып Казан педагогия институтында укый. Тиздән яшь белгечне мәктәп директоры итеп куялар. Илсур Кәтиев уку-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрүгә күп көч куя. Район җитәкчелеге дә егетнең уңышларын күреп ала. 1980 елда аны Балык бистәсе ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар.


    Район комсомол оешмасын җитәкләгәндә аның оештыру сәләте ачыла. Ул яшьләр белән эшләүнең яңадан-яңа ысулларын таба. Аның инициативасы белән "Кызыл юл" колхозында хатын-кызлардан торган трактор бригадасы оештырыла. 1981 елгы эш нәтиҗәләре буенча ул яшь коллективлар арасындагы республика ярышында беренче урынны ала. Ул елларда товарлыклы-сөтчелек фермаларында комсомол яшьләр коллективлары төзелә. Алар арасында социалистик ярыш оештырыла. Район мәктәпләрендә куяннар үрчетү бригадалары барлыкка килә. Эштәге уңышлары өчен Илсур Кәтиев ВЛКСМ Үзәк Комитеты знагы, ВЛКСМ өлкә комитетының Почет грамоталары белән бүләкләнә.


    1984 елдан И.Кәтиев район халык контроле рәисе вазыйфаларын башкара. Бу чорда ул социалистик милекнең сакланышын тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Халык арасында аңлату эшләре алып бара. Ул елларда районда терлекләрнең үлеме, итне эчке хуҗалык хаҗәтләренә куллануга тотылган чыгымнар кими.


    Партиянең район комитеты бюросы карары белән 1990 елда Илсур Кәтиевне Балык бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе директоры итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә ашлык әзерләү һәм аның сакланышын тәэмин итү буенча технологияләр үсеш ала. Елдан-ел әзерләнгән ашлыкның сыйфаты яхшыра. Ашлык киптерү агрегатлары, вентиляция системалары реконструкцияләнә. Предприятиегә газ кертелә. Бу үз чиратында ашлыкны киптерүгә һәм эшкәртүгә тотылган чыгымнарны 1,5 тапкырга киметергә мөмкинлек бирә. Ашлык ташуга бәйле чыгымнарны киметү максатыннан 10 "КамАЗ"дан торган автоколонна оештырыла, 2 күчмә киптерү агрегаты, башка төрле техника алына. Такта яру, агач эшкәртү цехлары төзелә. Барлык склад биналары капиталь ремонтлана, электр линияләре алыштырыла. Ярма җитештерү мини заводы төзелә. Еш кына Балык бистәсе икмәк кабул итү предприятиесендә республика семинарлары үткәрелә.


    -Урып-җыю чорында икмәк кабул итү предприятиесендә аеруча киеренке вакыт. Ул вакытта меңнәрчә тонна ашлык китерелә иде, -дип искә ала Илсур Сабир улы. -Аны киптерергә, складларга урнаштырырга кирәк. Шул ук вакытта баржалардан он бушатасы, ашлык төйисе дә бар. Тәүлегенә 12-15 әр сәгать эшли идек. Вакыт белән хисаплашмадык. Элегрәк бу эшләргә студентлар, район үзәгендәге төрле оешма хезмәтчәннәрен тарта идек. Аннары үзебездә эшләп чыккан пенсионерларны чакырдык. Бу тәҗрибәле белгечләр белән эш җайга салынды. Эш белән беррәттән хезмәтчәннәргә уңайлы шартлар тудыру турында да онытмадык. 4 фатир төзедек, предприятие территориясен асфальтладык, йөзләрчә данә алмагач утырттык. Ярдәмче хуҗалыгыбызда җитештерелгән ит һәм сөтне бәйрәм көннәрендә хезмәтчәннәребезгә, шулай ук пенсионерларга бушлай тараттык. Кеше турында кайгырту эшебезнең мөһим өлеше булып торды.


    Икмәк кабул итү предприятиесендә югары җитештерүчән эшчәнлеге өчен И.Кәтиевкә "Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелә.


    2003 елда район почта элемтәсе участогы начальнигы булгач та Илсур Сабир улы үзен уңай яктан таныта. Предприятие табыш китерә башлый. Аның финанс хәлен яхшырту һәм хезмәт күрсәтү төрләрен арттыру буенча күп эшләнә. Соңгы елларда гына 9 почта бүлекчәсе ремонтлана. Әлеге коллектив бүген дә матбугатка язылу кампаниясе вакытында югары күрсәткечләргә ирешеп килә.


    Илсур Кәтиевкә шушы көннәрдә 60 яшь тула. Ул бервакытта да үз принципларына хыянәт итми. Куелган максатына бары тик туры юлдан гына бара, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата таләпчәнлек күрсәтә. Шул ук вакытта теләсә нинди хәлдә дә кешелекле булып калырга омтыла.


    Рәсемдә: И.Кәтиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: