Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Талантлы син, кеше  туганым!” әдәби-музыкаль  клубы кичәләр уздыра

    «Ныклы гаилә» партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы  кысаларында,  2019 елның 28 ноябрендә Чаллыбаш авылы клубында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче  “Бистә йолдызлары” әдәби-музыкаль  клубы (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше  туганым!”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып  узды.

    Кичәдә районыбыз талантлары: Балык Бистәсеннән Сергей Фалин, Тәберде Чаллысы авылыннан  Гөлфирә Гыймадиева, Илфат Сәләхиев, Алия Шәрәфиева, Яңа Саладан Исламия Шәфигуллина, Энҗе Сафина,  Илназ Шәрәфиев, Чаллыбаштан Фәнил Хөснуллин,  Хәйдәр Җиһаншин,  Асия Вәлиева, Зәлинә Җиһаншина  катнашты. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Кичәне район мәдәният йорты методисты Гөлия Кәримуллина алып барды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама