Тагын бер балкыдылар

9-24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрларының йомгаклау фестивале булып узды. Анда фестивальнең зона турларында җиңгән 15 халык театры катнашты. Сәнгать бәйгесенә Татарстаннан тыш Башкортстанның Дүртөйле, Яңавыл районнары, Пермь крае Барда районы коллективлары да килгәннәр иде. Спектакльләр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда 15...
9-24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрларының йомгаклау фестивале булып узды. Анда фестивальнең зона турларында җиңгән 15 халык театры катнашты. Сәнгать бәйгесенә Татарстаннан тыш Башкортстанның Дүртөйле, Яңавыл районнары, Пермь крае Барда районы коллективлары да килгәннәр иде. Спектакльләр В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда 15 көн дәвамында бардылар.
Безнең Рифкать Галиев җитәкчелегендәге халык театры Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда Данил Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен куйды.
-700 гә якын урынга исәпләнгән зал шыгрым тулды, малай. Бу кадәр халык җыелыр дип һич көтмәгән идек,-диде режиссер Рифкать Галиев. Тамашачылар һәрвакыттагыча бик җылы кабул иттеләр якташларыбызны. Автор Данил Салихов үзе дә килгән иде спектакльне карарга. Ул да әсәренең сәхнә укылышын, куелышын ошатты булса кирәк.
Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова кебек мәшһүр артистларыбыз һәм башка сәнгать осталарыннан торган жюри исә репертуарны бераз тәнкыйтьләсә дә, артистларның уйнау осталыгын бик югары бәяләгәннәр. Артистлар уйнавы дигәннән, янәшәмдә утыручы бер тамашачы: "Бу бабай шушы яшенә җитеп театр уйнап йөриме?",-дип сорап куйды. Кави бабайны уйнаучы Әнәс Низамовка нибары 54 яшь булуын әйткәч тел шартлатып куйды инде. "Мин Камалда да, күчмә дә бер генә спектакльне дә калдырмыйм. Ну, бабайларны болай оста уйнаучы кешене күргән юк иде әле". Хәер, Рузалия Нәгыймова (Минҗиһан), Гүзәл Дормидонтова (Сәрмәдия), Гөлия Кәримуллина (Рушания), ник санап торам соң, барысы да үз рольләрен Станиславскийчарак әйтсәк, ышандырырлык итеп уйнадылар. Рифкать Галиевне (Мөслих) әйткән дә юк инде. Профессионал!
Фестивальгә йомгаклар декабрь башында ясалачак. Беренче бәяләмәләр, тамашачыларның алкышларына карап фикерләсәк, безнең халык театрының да җиңүчеләр рәтенә басу өмете бар. Хәер, йомгак ясалсын инде. Шуннан соң театр алдында торган бурычлар, проблемалар турында җәелебрәк язарбыз әле.
Рәсемдә: спектакльдән күренеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.6800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.4300
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.5300
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.6500
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.34700
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.80600
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды6200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!203300
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.13600
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.41100
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.9900
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә14600
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.10500
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.5600
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.4900
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.6800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.4300
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.5300
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.6500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика