Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әшнәкне “ду” китереп тикшерәләр!

    Соңгы ике атнада Олы Әшнәк авылында "казынучылар"ны күрүчеләр катлаулы кроссворд чиштеләр. Кемнәр болар, нинди максат белән килгәннәр, рөхсәтләре бармы? Әллә ничаклы шундый сораулар авыл җирлегенә, безнең редакциягә, район эчке эшләр бүлегенә, район хакимиятенә агылдылар гына.

    Ә чынлыкта хәлләр ничек соң? Җавапны биредә казыну эшләрен төгәлләп килүче экспедициянең җитәкчесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең археология институты өлкән фәнни хезмәткәре Константин Истоминның үзеннән алдык. Менә ниләр сөйләде ул:
    -Кече Әшнәк авылына асфальт юл төзү проекты барлыкка килгәч, төзүче оешма тарихи урыннарны барлау максатыннан һәм законнар нигезендә мәдәният министрлыгын хәбәргә куя, ә министрлык исә үз чиратында экспертларга мөрәҗәгать итәргә тиеш була. 1948 еллар бөек археолог Николай Калинин җитәкчелегендә Әшнәк җирлегендә алып барылган казынулар нәтиҗәсендә биредә моннан берничә гасырлар элек нигезләнгән авылга бәйле тарихи кыйммәтле урыннар булуы мәгълүм була. Һәм менә юл төзелешен башлау турында сүз кузгалып, рәсми рөхсәт кәгазьләре туплау вакытында бу тарихи мираска ия урынны янәдән искә төшерәләр. Юлның бер өлеше әлеге җир биләмәсенә кагылып узганлыгы билгеле булды. Безнең килүнең, эзләнүләрнең төп максаты-тарихи катламга юл төзүчеләр кагылганчы, аны өйрәнү, табылдыклардан тупланма булдыру һәм аларны алга таба өйрәнү өчен теоретик эзләнү лабораторияләренә тапшыру. Группада 12 археолог һәм без биредә 152 квадрат метрда, 0,6-1 метр тирәнлектә мәдәни катламда казыну эшләре алып бардык.
    Константин сүзләренә караганда, алар шушы ике атналык эзләнүләр вакытында авылның үткәне хакында шактый кыйммәтле мәгълүматлар туплый алганнар, табылдыклары да дистәләгән махсус пакетларга күчкәннәр. Яңалыклары-авылга XIV гасырның азагында һәм XV гасырның башында нигез салынган дип фаразларга, моны раслаучы табылдыклар белән дәлиллек кылырга җыена алар. Ундүртенче гасырдан алсак та 6 гасырдан артык вакыт аралыгы килеп чыга. Дөрес, күпләр хәтерлиләрдер, моннан 20 еллар чамасы элек район, республика күләмендә Әшнәкнең 750 еллыгын билгеләп үткән истә. Зыяраттагы Сәвилә каберендәге таш моның төп чыганагы булып санала иде. Хәер, бу бәхәскә керү иртәрәк булыр. Иң кыйммәтлесе югарыда телгә алынган археолог Николай Калинин табышлары тарихта сакланган кебек, бу көннәрнең табылдыкларын да археологлар йөз еллар үткәч тә Мәскәү архивларыннан табарга, алар белән танышырга мөмкин булачагына ышандыралар. Ә табылдыкларга килгәндә ниндиләре генә юк. Алтын Урда чорына бәйлеләре дә бихисап. Араларында Болгар, Биләр җирлекләрендә табылган хәзинәләргә тиңнәре дә аз түгел. Якын көннәрдә алар махсус камераль лабораторияләргә юл алачаклар.
    фәнни хезмәткәрләр Дмитрий бишанов һәм константин истомин табылдыклар янәшәсендә.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: