Рухи байлык өләшүчеләр
Язмам үз эшенең остасы, озак еллар Биектау авылы китапханәсе мөдире булып эшләүче хезмәттәшем Гөлнур Фәйзерахман кызы Галимова турында.
Гөлнур ханым тумышы белән Яңа Арыш авылыннан. Балачактан ул китаплар укырга ярата һәм мәктәптән соң Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. Аның хезмәт юлы Биектау авылында китапханә мөдире буларак башланып китә. Яшь белгечне монда бик яхшы кабул итәләр. Авыл кешеләре арасында ул ихтирам казана, чөнки китапханәгә килгән һәр кешене дә якты йөз, ягымлы сүз белән каршы ала. Үз эшен җиренә җиткереп башкара, китап укучылар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыра. Төрле конкурслардан Мактау кәгазьләре белән кайта, халык санын алуда актив катнашканы өчен медаль, күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 1983 нче елдан башлап авыл сайлау участогы комиссиясе сәркатибе буларак та Гөлнур ханымның хезмәте зур.
Китапханәдә төрле тарихи вакыйгаларга багышланган чаралар һәм күренекле шәхесләр белән очрашулар даими уздырылып тора. Күп чараларны хезмәттәше, Яңа Сала авылы китапханәчесе Гөлсинә Сәләхова белән берлектә әзерлиләр. Гөлсинә ханым Гөлнур Фәйзерахман кызын бик уңай яктан гына искә ала. “32 ел бергә иңне-иңгә куеп, бик тату, дус булып эшләдек. Ярдәмчел, тыныч холыклы, юмарт кеше ул безнең Гөлнур. Бервакытта да ярдәменнән ташламады. Әле безнең уртак эшләребез байтак”, - ди ул. Китапханәченең эше күпкырлы. «Биредә озак еллар китапханәче булып эшләү насыйп булганга, өем кебек якын һәм кадерле урынга әйләнде. Шулай ук китапханә авылдашларым өчен дә кирәкле, файдалы мәгълүмат үзәге булып тора.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа