Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районыбызда “Ак калфак” оешты

    Хәзерге заманда ана телебез әхлакый кыйммәтләр югалту кичерә. Әхлагыбызның югалуы татар хатын- кызларының киемендә үк күренә. Хәзер яшь кызлар урам буйлап ярымшәрә йөрүне бернигә дә санамыйлар бит. Ни гаҗәп, чегән, үзбәк сылулары андый юлга басмыйлар. Татар теленең онытыла, рус сүзләре белән чуарлана баруына катнаш никахлар санының артуы да йогынты ясый....

    Хәзерге заманда ана телебез әхлакый кыйммәтләр югалту кичерә. Әхлагыбызның югалуы татар хатын- кызларының киемендә үк күренә. Хәзер яшь кызлар урам буйлап ярымшәрә йөрүне бернигә дә санамыйлар бит. Ни гаҗәп, чегән, үзбәк сылулары андый юлга басмыйлар. Татар теленең онытыла, рус сүзләре белән чуарлана баруына катнаш никахлар санының артуы да йогынты ясый.
    Ана телен, татарның рухын, татар-мөселман гаиләсен саклау, балаларга, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия иңдереп, тәүфикълы балалар үстерү-болар барысы да хатын-кызлар өстендә. Тик хатын, ана кеше үз халкының гореф-гадәтләрен белгәндә, акыллы, укымышлы булганда гына бәхетле гаилә төзи ала.
    Әлеге гореф-гадәтләрне юкка чыгармыйча, бәхетле татар гаиләләренең санын арттыруны максат итеп куйган "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте, ниһаять, безнең районда да булдырылды. Җәмгыятьнең җитәкчесе итеп районыбызның Мәдәният йорты рәисе - Фирдания Әхмәтҗанова сайланды."Ак калфак"ка нигез салу өчен "Ак калфак" Татарстан республикасы хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова да килгән иде. Ул Балык бистәсе җирле оешмасы вәкилләренә әлеге җәмгыятьнең нинди эшләр башкарырга тиешлеге, аны төзүнең бик әһәмиятле икәнлеген кызыклы мисаллар белән дәлилләп аңлатты.
    Мондый җәмәгать оешмасы чит илләрдә күптән бар икән. Инде менә Татарстан районнарында да "Ак калфак"ның җирле оешмаларын булдыруга җиң сызганып керешкәннәр. Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Актаныш якларында алар бар көчләренә эшләп киткәннәр.
    Кадрия Идрисованың ачылыш тантанасында ясаган чыгышыннан кайбер кызыклы һәм файдалы фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәм:
    -Җиткерәсе килгән фикерләреңне, теләкләреңне балага кечкенәдән, 5 яшькә кадәр сеңдерергә кирәк. Аннары соң булырга мөмкин. Нәкъ менә шул чорда биргән тәрбия гомер буена истә калырлык булып аңга сеңә.
    -Балалар тәрбияләгәндә ана кеше бары тик җылы алымнар гына кулланырга тиеш. Бик күп гаилә фаҗигаләре ана белән бала арасында якынлык булмау аркасында килеп чыга. Сабый бит ул барысын да аңлый, анда хәйләкәрлек тә бар. Үзенә нидер кирәк булганда өлкәннәр янында бөтерелепме-бөтерелә, максатына ирешә.
    Исем кушуга да игътибарлы булырга кирәк. Безнең халыкта балага нинди генә исемнәр кушмыйлар: рус, чит ил исемнәре дә калмый. Ә бит, мәсәлән, күп милләтләр беркайчан да үз балаларына татар исеме кушмыйлар.
    Баланы хәзерге заманда модада булган "гражданлык никахы"ннан сакланырга өйрәтергә кирәк. Бу татар халкына бөтенләй дә хас булмаган күренеш. Шулай ук кияүгә чыккан кызыңа: "Кызым, аш бул да, таш бул. Кияүгә чыккансың икән, кире кайту турында уйлама да. Безнең нәселдә андый гадәт юк", -дип, үгет-нәсыйхәт бирү дә файдалы.
    Хатын-кыз артист та була белергә тиеш. Йортның чисталыгы, ашның тәмлелеге үзеннән торса да, ул бөтен эштә дә ирен баш итеп күрсәтә белергә тиеш. Мондый гаиләләр гадәттә ныграк була.
    Киемнәргә дә игътибарлы булырга кирәк. Тыйнак кына киенеп йөргән хатын-кыздан ире дә көнләшми, чит күзләр дә ашардай булып карап тормый. Милли киемнәр кию кире модага кайтса -гаиләләрнең ныклыгы артыр иде.
    Әбиләребезгә генә карагыз: ак яулыгын җәеп япкан татар карчыгына сокланмыйча карау мөмкин түгел. "Җәеп ябылган яулыкның 4 почмагында 4 фәрештә канат кагар" дигәннәр. Менә шул фәрештәләр безнең игътибарыбызны җәлеп итәдер.
    Әбиләребездә миллилек сүнми, ә бездә әле кабынып җитмәгән. Бу өзелергә торган чылбырның ныклыгын арттыру-безнең өстә торган зур бурыч,-дигән киңәш-фатыйхаларны игътибарга алмаска мөмкинме соң?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: