Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район үзәк китапханәсендә журналист Идрис Аметовның китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды

Узган район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Идрис Галимулла улы Аметовның “Бәхет чишмәм синдә, Бистәм!” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды . Авторның бу тәүге иҗади хезмәте түгел, 2007 елда аның “Алар сине зурлый, Балык Бистәсе” дигән китабы дөнья күрде. Әлеге китапларда журналистның күренекле шәхесләр, сугыш һәм хезмәт батырлары, төрле тармак алдынгылары турындагы язмалары тупланган.

Шул хакта язма әзерләгәндә редакциябезгә Балык Бистәсеннән хезмәт ветераны Флера апа Сафинадан хат килеп төште. Әлбәттә, укучыларыбыз хатына игътибарсыз калу безнең тарафтан илтифатсызлык күрсәтү булыр иде. Һәм без әлеге хатның бер өлешен газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 
“Хәтер оныта, ә китап яши. Меңләгән еллар элек язылган “Слово о полку Игореве”, “Таһир-Зөһрә”,  Йосыф-Зөләйха” дастаннары бүген дә укыла, сөйләнә. Идриснең бу китапларын укып бүгенге һәм киләчәк буын яшьләре ул геройлар үрнәгендә үзләренең берничә буын бабай-әбиләренең нинди авырлыкларга, югалтуларга сабыр итеп киләчәкне төзегәннәрен аңлап белеп горурланырлар, алар үрнәгендә яшәргә омтылырлар дип өметләник. Фикер алышуда катнашучы Әлфия Әшрәпова, Рамазан Кәбиров, Хатыйп Газизов, Вәкил Хаҗиев, Кадрия Ильясова һәм башка килгән кунаклар авторның хезмәтен югары бәяләделәр, шәхсән, авторның үзе турында да бик күп җылы сүзләр әйттеләр, киләчәктә зур уңышлар теләделәр. Ә Рафаэль Латыйпов җырлап кинәндерде.
Гөлсинә Милиҗанова, Камил Мөхәммәтҗанов, Габделхәй Йосыповлар Идрис әфәнденең мәкаләләре аларга рухи азык, югары күңел күтәренкелеге бирүен тагын да югарыррак уңышларга ирешү теләгенә этәргеч булуын сөйләп, зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Афәрин, Идрис әфәнде! Бу чараны үткәреп бик күпләрнең күңеленә илһам өстәдегез. Кичәнең тирән эчтәлекле, күңелгә хуш килерлек булып җырлар белән үрелеп баруы барыбыз өчен дә ял булды. Әлеге чараны оештырган мәдәният бүлеге хезмәткәрләре (кичәне район мәдәни-социаль  сфера җитәкчесе Рәхимә Рәшитова ачып җибәрде, Фәүзия Хөсәенова алып барды, Рәүфә Кадыйрова җитәкчелегендәге башка китапханәчеләр) эшеннән тамашачылар канәгать калдылар, рәхмәт белдерделәр”.
Әлеге хатка һәркем үз күңеленнән үткәргән хис-тойгыларны өсти алыр иде әлбәттә. Һәм аларның барысы да авторга карата җылы мөнәсәбәт, рәхмәт сүзләре белән үрелер иде. Чыннан да каләмдәшебез Идрис Аметовның районыбыз өчен эшләгән хезмәте бәяләп бетергесез. Мәкаләләре, зарисовкалары, очерклары аша хезмәт алдынгыларын таныта белде, үткен язмалары белән гаделсезлекне “утта” тотты һәм беркайчан да намусына хыянәт итмәде. Аның журналист осталыгыннан тыш, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы хакында газетабызның баш мөхәррире Таңсылу Минһаҗева үз чыгышында аеруча басым ясап узды.
Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп китаплар авторы Шаһит Гатауллин, Идрис Аметов белән Казан дәүләт университетында белем алган журналист, Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйповның булуы кичәгә тагын бер матурлык өстәде. Үзебезнең үзешчән йолдызларыбыз Гөлия-Рәсим Мөхәрләмовлар, Сергей Фалин, Эльвира Кәримуллиналар чыгышы да нур өстенә ямь булып сибелде. Әнә шулай бик күпләрнең хәтерендә матур мизгелләр калдырып узды ул кичә. 
“Бәхет чишмәм синдә, Бистәм!” Исеме җисеменә туры килгән китап укучыларын тапты. Ул киләчәктә дә авторга яңа иҗат рухы, илһам өстәр.  Һәм без янәдән китапның дәвамын күрербез әле.
...Чишмә агышына тиң еллар уза. Аның өчен бүген Чулман буйларыннан кадерлерәк берни юк. Бу төбәкнең һәр аршын җире, һәр уч туфрагы күңеленә якын, һәрбер кешесе туганы кебек газиз. 40 ел гомере иҗади хезмәттә—район газетасы редакциясендә узган остаз-журналистның хөрмәте зур бүген. Күпләр Идрис Галимулла улының туып-үскән ягы Әлки районының Яңа Чаллы авылы икәнен белмиләрдер дә. Райондашларыбыз өчен Идрис Аметов безнеке — Балык Бистәсенеке!

Фәрвәз Каюмова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса