Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ниһаять, йомгак ясар чак җитте!

    Газетабыз сайтында берничә ай дәвамында барган "Озын толымлы гүзәл" конкурсына йомгак ясар көннәр дә килеп җитте. Без бу чараны 11 апрель көненә билгеләдек. Ул район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узачак. Конкурста катнашучыларны бәйрәм мәҗлесенә чакырабыз. Бу көнне җиңүчеләрне билгеләячәкбез һәм аларга химаячеләребезнең бүләкләре дә тапшырылачак. Конкурсантларның берсе дә бүләксез калмас дип...

    Газетабыз сайтында берничә ай дәвамында барган "Озын толымлы гүзәл" конкурсына йомгак ясар көннәр дә килеп җитте. Без бу чараны 11 апрель көненә билгеләдек. Ул район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узачак. Конкурста катнашучыларны бәйрәм мәҗлесенә чакырабыз. Бу көнне җиңүчеләрне билгеләячәкбез һәм аларга химаячеләребезнең бүләкләре дә тапшырылачак. Конкурсантларның берсе дә бүләксез калмас дип ышандырабыз.
    Бәйгене районыбыз үзешчәннәре башкаруындагы җырлар бизиячәк. Чараның башлану вакыты 10.00 сәгать. Районыбызның гүзәл, озын толымлы сылулары катнашындагы әлеге матур бәйрәмгә сезне дә көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз!
    Бер үк вакытта шуны да искәртү урынлы булыр, сайтыбызда "Без-игезәкләр" конкурсы дәвам итә. Газетабызда исә "Авылым тәрәзәләре" бәйгесе колачлана бара. Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз, рухи хушланыгыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: