Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Моңлы тормыш юлыннан...

    Тальян моңы кемнең генә күңелен җилкендерми дә, кемне генә үз тылсымына буйсындырып хисләр ташкынына алып кереп китми. Аның моңы йөрәкләргә үтеп кереп, күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә. Шәмсун абый Гариповның тальянда уйнавы да моң тыңлаучыны әсир итеп үзе белән гармунчының эчке хисләре, уй-кичерешләре, моң-зарлары белән бәйли. Аннан үткәннәр сагышы да,...

    Тальян моңы кемнең генә күңелен җилкендерми дә, кемне генә үз тылсымына буйсындырып хисләр ташкынына алып кереп китми. Аның моңы йөрәкләргә үтеп кереп, күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә. Шәмсун абый Гариповның тальянда уйнавы да моң тыңлаучыны әсир итеп үзе белән гармунчының эчке хисләре, уй-кичерешләре, моң-зарлары белән бәйли. Аннан үткәннәр сагышы да, яшьлек хатирәләре дә ишетелә сыман...
    Гыймран абыйсыннан калган бердәнбер ядкарь - алты планкалы тальян гармуны - Шәмсун абыйның гомерлек юлдашы. Балачакта яшеренеп уйнарга өйрәнүен, гармунны сорамыйча алганы өчен "эләккән" чакларны әле дә яхшы хәтерли ул. Күз карасыдай саклана торган бу хәзинә, мөгаен, уйнаган саен истәлекләрне яңарта торгандыр. Ә ул еллар хәтергә мәңге онытылмаслык булып уелып калган.
    ...Сугыш башланганда ун яше генә тулган малай башына бер-бер артлы кайгы өстенә кайгы ябырыла. 1943 нче елда олы абыйсы Мәннанның яу кырында һәлак булуы турында хәбәр килә. Күп тә үтми, гомере буе авыл Советы рәисе булып эшләгән әтисе Гарфетдин абзый да каты авырудан соң дөнья куя. Икенче җәйдә, авыр тормышның ачы нужасын үз җилкәсенә күтәргән әниләре Хәдичәбикә апа, урактан кайтканда бер уч арыш башы белән тотылып, ел ярымга төрмәгә ябыла. Шул ук елның көзендә икенче абыйлары Гыймранны да сугышка алалар, ә Таһир абыйсын Кемерово өлкәсенә ФЗӨгә алып китәләр. Дүртенче классны гына тәмамларга өлгергән Шәмсун абый өйдә бер үзе кала. Бер ел узгач, амнистиягә эләгеп, туган авылына әйләнеп кайткан Хәдичәбикә апа, үзе белән бертуган апасы Асылбикә тәрбиясендә кышны чыккан улы Шәмсун белән, ишек-тәрәзәләре кагылган туган йортны ачып керә. Заманадан зарланмыйча, авырлыклардан курыкмыйча тормышын җайларга өметләнә. Ләкин колхозчыларга бирелгән йөкләмә-түләүләр аларны соңгы кирәк-яракларыннан да мәхрүм итә. Инде бернәрсәсез калган ана: "...тормыш арбасын бергәләп тартсак җиңелрәк булыр иде", дигән ният белән килгән Гатиятулла абзыйга кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шәмсун абыйның чит йортка күңеле тартмый. Ул тагын япа-ялгызы. Әнисе киткәч, җанын кая куярга белмәгән малай, кулына эләккән "Ак каеннар" исемле китапны алдына куеп, китапка текәлгән хәлдә көне буе өйдә бикләнеп утыра. Ниләр генә килми аның башына?! Ач килеш, коры сәкедә палас ябынып, төнен үткәрә. Кышны ул күршеләре Нурый абый Исхаковларда чыга. Тукталып торган укуын дәвам итә. Март аенда Таһир абыйсы яныннан Мөбәрәкша исемле егет кайтып аны үзе белән Кемерово өлкәсенең Сталинецкий шәһәренә (хәзерге Новокузнеск) алып китә. Хезмәт юлын чит җирләрдә башлаган Шәмсун абый Гарипов туган авылы Ямашка 6 елдан соң гына әйләнеп кайта. Авылда аны, әлбәттә, кочак җәеп каршы алучы булмый. Туган йортта чит гаилә яши. Димәк, барысын да яңадан башларга кирәк. Мамадышта укып кулына шофер таныклыгы алганнан соң колхозда эшли. Тормышын әкрен генә булса да җайга сала. Яшьтән яратып йөргән кызы Хоснурый белән тормыш коралар. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Шәмгун подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп Яр Чаллы шәһәрендә Электротехник районының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфасында отставкага чыга. Бүгенге көндә ул Махсус санитар АТП директоры. Шәмсун абый белән Хоснурый апа бик бәхетле: аларның яраткан 6 оныгы һәм сөеп туймаслык 4 оныкчыгы бар.
    Кешегә моң табигать тарафыннан бирелә диләр. Ләкин аның төсмерләре үтелгән сукмакларның нинди булуына бәйледер, мөгаен. Ул гөл-чәчәкләргә күмелгән икән, чыккан моң да шундый ук төсмер ала, тирә-юньне шат, нәфис төсләргә күмә. Тәкъдиренә язылган юлы сикәлтәле булгангадыр, күрәсең, Шәмсун абыйның тальянда уйнавын тыңлаганда эчке тойгыларны йөгәнләве авыр. Ирексездән күзләр дымлана. Тикмәгә генә аңа республика конкурсында III нче урын бирелмәгәндер. Ә менә 1996 елда район смотр-конкурсында I дәрәҗә дипломга, 1998 нче елда Казан шәһәрендә үткәрелгән Ф.Туишев исемендәге VI республика гармунчылары смотр конкурсында II нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде ул. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Уйнагыз, гармуннар!" фестивальләрендә күп тапкырлар чыгыш ясап җиңүләр яулап кайтты ул. Шәмсун абый авыл, районда үткәрелгән һәр бәйрәмнең хөрмәтле кунагы. Аңа шушы көннәрдә 80 яшь тулачагына күңел ышанмый. Ул һаман хәрәкәттә, шат күңелле, яшәү дәрте ташып тора.
    -"Ходай Тәгалә биргән гомернең кадерен белеп яшәргә, тормышны яратырга, аңа тешең-тырнагың белән ябышырга кирәк, -диде Шәмсун абый. -Минем кыйблам- сәнгатьне һәм хезмәтне берләштергән рухи чисталык. Икесен дә яратырга кирәк. Җырга-моңга гашыйк кешенең күңелендә бозыклык булмый." Әйе, күңел сафлыгы һәм тән тазалыгы үзара бәйле. Әнә шуларга сөенеп, яраткан гаиләңдә озак яшәвеңне телибез Шәмсун абый!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: