Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мәликә Касыймова: "Чараның төп максаты-онытылып барган гореф- гадәтләрне, искә төшереү һәм киләчәк буынга тапшыру

     Урахчы авылы мәдәният йортында “Уятыйк әле күңелләрне” дип аталган кич утыру чарасы үтте. Чараны мәдәният йорты мөдире Мәликә Касыймова   матур теләкләр белән сугарылган сәламләү сүзеннән башлап җибәрде.

    Чара оештыруның төп максаты-онытылып барган борынгы гореф- гадәтләрне, йолаларны, уеннарны искә төшереү һәм киләчәк буынга тапшыру.

     Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек күркәм гореф -гадәтләр җырсыз- биюсез узмаганнар. Уенлы бу кичәләрдә безнең әби–бабаларыбыз күңел ачкан.Әле күпмеседер безнең чорга да туры килде һәм кайберләре хәзер дә дәвам итә. Мәсәлән “Каз өмәсе”, “Кич утыру”, “Килен төшерү”,”Бәби котлау”, “Нигез ашы китерү” шулай ук корбан чалу,көрьән ашлары уздыру, авыз ачтыру һ.б.лар. Әмма бик күбесе истәлек кенә булып калды.                                                                  Мисал өчен, кодаларны кунакка чакыру. Бер караганда, бер нәрсәсе юк, бүгенге заман күзлегеннән караганда бигрәк тә. Әмма элек әби–бабаларыбыз аннан да чын бәйрәм ясаган. Кунакларны каршы алу үзе генә дә җыр–биюләр, уеннар белән шаулап барган. Ә анда инде бәлеше, пәрәмәче, салкын катыгы, мунчасы әзер булып, кунакларны көтеп торган.                                                                                                     Ә менә өй салуны алыйк. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чүклисе, дисәләр дә, аның нәрсә икәнен йорт җиткезеп чыгучы үзе генә белә. Өйне төзи башлаганчы, төзегәндә, бетереп килгәндә үтәргә тиешле йолалары да булган. Йорт саласы көнне авылның бөтен балта осталары җыела, хатын-кызлар зур казаннарда аш пешерәләр. Күмәкләшеп йорт күтәрү - өмә дип атала. Борынгылар, нигез ташын, нигез ашын китеркәннәр. Яңа өйнең нигезен игелекле, куанычлы, бәхетле итеп, анда яшәячәк кешеләрне бай, мул тормышлы итеп күрү теләгеннән чыгып, нигезнең дүрт почмагына, матчаның ике башына мулладан яздырып алынган догалар, көмеш акчалар куелып калдырыла. Аларны куйганда хуҗа: “Нигез урынында тузсын, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын!” – дигән теләкләр тели. Халыкта сакланып калган тагын бер гадәт – яңа өйгә беренче тапкыр кергәндә, ипи-тоз яки башка төрле берәр ризык тотып, уң аяктан атлап, Коръән аятьләрен укып, теләкләр теләп керү.

    “Әй, Ходаем, үзең сакла
    Хакыңнан-нахагыңнан.
    Хәвефеңнән-хәтәреңнән,
    Ут-хәвефләреңнән.
                                                       

    Күпчелек очракта яңа өйгә аяк басканда бусагадан иң элек песи кертеп җибәрәләр. “Песи йорт хайваны бит, бәхет китерә”, - дип әйтәләр. Шулай ук халык йортның да, нигезнең дә, өйнең дә хуҗасы бар дип ышана һәм аларның үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларына, бәрәкәт китерүләренә ышанган хәлдә, алардан шикләнми, аларга атап догалар кыла. Әлбәттә, хәзер бу йолаларның берсе дә үтәлми дисәм, дөрес булмас та кебек. Ә менә яңа өйне салып чыккач, өйгә Коръән укытучылар саны елдан-ел күбәя. Аларның күбесе онытылган, әмма өй котлау әле дә яшәп килә. Тик бөтенләй икенче төрле.                                                                                                                Борынгы уеннар да, йолалар да бик күп.Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу кичәдә  күп кенә йолаларны,аулак йөләрдә уйналган кичке уеннарны,җырларны бергәләп  кабат исебезгә төшердек. Татар халык җырларын тыңлаганда , моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга салды.

    Гармун моңын бүләк иткән Саудахан Мингазовка  бу чарада катнашучылар рəхмəтлəрен белдерделәр.
     Татар хатын-кызлары элек-электән кул эшенә дә, аш –суга да оста булган.Бу юлы да күңелләрен биреп  эзерләп килгән ризыклар моңа дәлил булды, барысының да аш –суга осталыгын күрсәтеп торды. Табын күрке булып торган милли ризыклары бәлеш, коштел, чәк-чәк, мич кабартмасы, төрле җиләк җимешләрдән эчлекләр ясалган бәлешләр(пироглар)алып килгәннәр иде. Авыл китапханә мөдире Әхмәдиева Әлфия татр халык ашларының, милли киемнәренең үзенчәлеклшре турында кыскача сөйләп үтте.

       Соңыннан авылыбызның уңган хуҗабикәләре алып килән тәм –томнар белән рәхәтләнеп кайнар чәй эчтек.

       Күп еллар Уракчы авылында яшәп, бүгенгесе көндә район үзәгендә гомер итүче Рәвия Сибгатова Коръән  сүрәләрен  укып безгә аның нурын иңдерүенә, кыскасы, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яшәп килүенә ихластан сөенеп кайттык.

                                           

                                                            Мәликә Касыймова,

                                                              клуб мөдире.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама