Күңелең яшь булса, еллар да сизелми

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бәйрәм тантанасы булды. Аны комплекс директоры Р.Вәлиева һәм "Сәламәт бул!" ветераннар клубы җитәкчесе Н.Мусина оештырдылар.
Бу бәйрәмдә ветераннар рәхәтләнеп ял итеп кенә калмадылар, үзләренең талантларын да күрсәттеләр.
Бәйрәм табыны артына Балык бистәсе җирендә дистәләрчә ел хезмәт итеп, районның социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш керткән хөрмәткә лаек ветераннар җыелган иде. Аларны котларга балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүче балалар да килгәннәр. Алар музыка һәм биюләре белән әби-бабайларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, өлкәннәргә хөрмәтләрен, яратуларын күрсәттеләр.
Бу көнне ветераннар да тамаша кылып кына утырмадылар, төрле конкурсларда, спорт ярышларында актив катнаштылар. Конкурслар күп төрле иде. Аларда катнашу өчен белем дә, физик яктан чыныккан булу да кирәк. Пенсионерлар ике командага бүленеп осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәмгә районда билгеле булган ике җыр коллективы-"Калинушка", "Өмет" ветераннар хорлары килгәннәр иде. Алар популяр җырлар башкарып кунакларның күңелләрен ачтылар, ветераннар үзләре дә аларга кушылып җырладылар.
-Бәхетле булу өчен тулы канлы актив тормыш белән яшәргә кирәк,-диде район ветераннар советы президумы әгъзасы Ф.Сафина.-"Дельфин"да безне һәрвакыт яхшы каршылыйлар. Биредә сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин, моның өчен яхшы шартлар тудырылган. Бу бәйрәмне оештыручыларга, өлкәннәргә булган игътибарлы карашлары өчен рәхмәт.
-Клуб әгъзасы буларак мин сәламәтләндерү комплексында еш булам, бассейнда йөзәм,-дип сөйли хезмәт ветераны К.Ильясова.-"Дельфин" безнең өчен физкультура белән шөгыльләнү урыны гына түгел, без биредә аралашабыз да. Ә бу өлкәннәр өчен бик мөһим.
Ул арада бәйрәм ахырына якынлашты. Командаларга СОК "Дельфин" директоры Р.Вәлиева тортлар тапшырды.
-Сез безнең өчен тормышта ныклы терәк, туган якка намуслы хезмәт итү үрнәге, гаилә учакларын саклаучылар булып торасыз,-диде ул ветераннарга мөрәҗәгать итеп. -Без сезне шуның өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Безнең комплекс ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7300
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11500
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19500
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7300
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.31100
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.8000
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.7600
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.6700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.91600
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк8000
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9200
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...8700
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.11500
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7100
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7300
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11500
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.19500
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.8400
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика