Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күренекле публицист һәм шагыйрь Миргазиз Укмасыйның тууына 130 ел

    Егерменче гасыр башы татар поэзиясен әдәбият галимнәре шактый җентекләп өйрәнделәр шикелле. Шулай да поэзиябезгә хәл кадәри өлеш керткән, сәнгати эшләнешләре шактый югары булган шигырь һәм поэмалар язып калдырган каләм ияләре дә бар.

    Алар иҗаты мисалында тәфсилле тикшеренү үткәрелми тора. Кызганыч, шундый шагыйрьләребез арасында тумышы белән Балык бистәсе төбәгеннән булган мәгърифәтче, публицист һәм шагыйрь Миргазиз Укмасый да бар. Бик озак еллар бу шагыйрьнең тәрҗемәи хәленнән укучылар да, әдәбиятчы галимнәр дә бихәбәр булдылар. М.Мәһдиев язганча, совет чорында мулла булып торуы, 1931 елда советка каршы кеше рәвешендә хөкемгә тартылуы аркасында да ул "онытылып" торды.
    Миргазиз Каюм улы Укмасый-беренче рус революциясе чорында әдәбият мәйданына чыгып, заманы өчен актуаль шигъри әсәрләре белән татар поэзиясендә үзенчәлекле эз калдырган олы буын татар совет язучыларыннан берсе. Ул безне үзенең публицистик һәм патриотик рухлы шигырьләре белән генә түгел, ә бәлки, язмышның бер-бер артлы кагу-сугуларына, сынауларына чыдамлыгы белән дә сокландырадыр, мөгаен. Миргазиз Укмасый милләтебезнең кайбер танылган шагыйрьләре белән тыгыз бәйләнештә булган. Алар арасында К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, М.Гафури кебек бөек әдипләребез дә бар.
    Рамазан Кәбиров.
    Югары Тегермәнлек урта мәктәбе.

    (Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: