Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Керим әле урманнарга

    Районыбызның күп өлешен урманнар били. Ә менә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы арада иң зурыдыр, мөгаен.

    Ул бүген 40 мең гектарга якын мәйданны алып тора. Игенчелектәге кебек биредә дә эш темпы шактый киеренке. Ул ел дәвамында тукталмый. Яз башыннан урманнарны чистарту, сирәкләү белән бергә яңа үсентеләр утырту, аларны карап үстерү мәшәкатьләре башлана. Соңгы елларда урманнарны реформалау нәтиҗәсендә генә бу гамәлләр бер кадәр йомшарган. Чөнки урман каравылчылары, техниклар һәм башка күп төрле эшче-хезмәткәрләр штаты кыскартылган. Аннары зур-зур күләмле урман кварталларын шәхси кулга авыл кешеләренә арендага бирү дә халыкта әлләни зур яклау тапмады. Бер сүз белән әйткәндә, булган проблемалар чишелеш таба алмыйча калды.
    Шулай да Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы элек күнегелгән һәм тәртипкә кертелгәнчә үз эшләрен туктатмыйча дәвам иттерәләр. Корыган, картайган агачлар киселә, утын әзерләнә. Калын, куе агачлар сирәкләнеп, санитар чистартулар да уңышлы үткәрелә. Иң мөһиме, яшь үсентеләр җитештереп урманны яңартуга зур игътибар бирәләр биредә.
    -Дөрес, соңгы елларда район кешеләре арасында агач материалларына ихтыяҗ кимеде. Йорт-җир торгызу, ремонтлау өчен агач яздырып алып кисүләр дә сирәгәйде,-ди урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафыйк Миннәхмәтов. -Чөнки сәүдә нокталарында җаның теләгән агач материаллары бар, бәясе дә үтемле. Урманга барып кисеп, ташып мәшәкатьләнәсе дә юк, өеңә китереп бушаталар.
    Әйе, элек ел әйләнәсе урманда эш тукталып тормый иде. Биредә 600-700 гектарда урманнар сирәгәеп, картайган агачларны кискәннәр, кирәкле төзү материаллары әзерләгәннәр һәм елның-елында шул күләмдә яшь үсентеләр утыртканнар. Дөресен әйтергә кирәк, бу мөһим эш элеккеге еллардагы кебек көйле бармаса да, бүген дә тукталмыйча дәвам итә. Быел, мәсәлән, кызылйолдызлылар 26 гектар мәйданда урманны яңартканнар. Ә киләсе елга ул аннан да зур булачак. Инде бүген үк картайган агач төпләрен кисеп, чистартып, сукалап 120 гектар мәйданны яшь үсентеләр утырту өчен әзерлиләр. Әле моннан тыш алар ТР урман хуҗалыгы министрлыгы үтенече белән изге эшкә алынганнар, Казан шәһәрендә тарихи-мәдәни бинаны торгызу эшенә керешкәннәр. Күмәк көч белән керешкәч, эшләр дә уңа шул. Элек Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән йортны тәмам элеккеге хәленә китереп җиткергәннәр алар. Бүген эчке эшләре генә калган. Бу гамәлләрне Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры Ринат Насыйбуллин җитәкли. Урманчылар Госман Кәримов, Альберт Закиров аеруча зур хезмәт куйган. Ә менә тарихи йортны кирәкле агач материаллары белән тәэмин итүдә Күки авылы мастерлык хуҗалыгы хезмәткәре Мәүләтхан Гобәев зур өлеш керткән.
    Урман хуҗалыгының күп мәйданын бүген олы автомобиль трассасы кисеп үтә. Ә юл йөрүчеләр гадәттә урманга кереп ял итәргә, учак яндырырга яратучан була. Шуңа карамастан, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уяулыгы белән бу ел шактый коры килсә дә, зур янгыннар чыгу куркынычы булмаган. Халыкның урманнарга кереп күңел ачу оештыруларын да алар үз контрольлекләрендә тотканнар. Ә олы хуҗалыкта ныклы тәртип булгач, эшләре дә көйле, җайлы бара аларның.
    Фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: