Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңел яктылыгы аша...

    Тартма эчендәге сурәтләрне дә, шул сурәтләрне карарга кергән күрше апаларны, әйтерсең лә, күрми иде нәни кызлар. Почмактагы идәнне камап алганнар да мәш килеп укытучылы уйныйлар. Дәфтәрләргә нидер сызыла, аңлатыла. Шул рәвешле идәнгә тезләнеп үзеннән кечкенәләргә дәрес биргән 11 яшьлек "укытучы" кызына Рәйсә апа сөенеп карый. Хыялый шатлыгын ире Габдуллага да...

    Тартма эчендәге сурәтләрне дә, шул сурәтләрне карарга кергән күрше апаларны, әйтерсең лә, күрми иде нәни кызлар. Почмактагы идәнне камап алганнар да мәш килеп укытучылы уйныйлар. Дәфтәрләргә нидер сызыла, аңлатыла. Шул рәвешле идәнгә тезләнеп үзеннән кечкенәләргә дәрес биргән 11 яшьлек "укытучы" кызына Рәйсә апа сөенеп карый. Хыялый шатлыгын ире Габдуллага да сиздерәсе килә: "Күр әле безнекен, күр, гел килештерә бит. Телевизор дигән тартмага да исләре китми. Әллә укытучы булыр микән соң үскәч?"
    Фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килде бугай бу сүзләр. Уйнаганда күрше кызларына куярга яраткан 5 леләр әкренләп мәктәптәге көндәлегенә күчә барды Нуридәнең. Тырыш иде шул. Әнисе Рәйсә апага булышырга апасы белән абыйсы булганлыктан, дәресен хәзерләми өстәл яныннан кузгалмады. Ә җәйләрен, каникул вакытында, һәммә кешегә дә җитә иде эш. Балачакның беренче баскычы Түбән Ырга, Тулуш авылларында узса, анда алынган сигезьеллык белемнән соң кызны Солтан мәктәбе каршылады. Үсмерчактан яшьлеккә таба атлаган ул еллар иң кадерле, садә, самими чорлар булып хәтергә уелган. Солтан урта мәктәбен тәмамлаган 25 укучының күбесен башкаланың югары уку йортлары үзенә тартты. Сыйныфташлары Мөнәвир, Нурияләр белән бергә Нуридә дә тәвәккәлләп Казанга юл тотты. Күңелендә бөреләнгән хыялын тормышка ашыру өчен педагогия институты кирәк иде аңа. Авылдан читкә чыкмаган кызын җитәкләп Рәйсә апа үзе юлга кузгалды ул чакта. Куркып кына башласалар да, адымнары ныклы, хәерле булды. Тарих һәм филология факультетының рус һәм татар теле бүлегенә уңышлы бирелгән имтиханнардан соң кызны шау-шулы студент тормышы үз эченә бөтереп алды. Туган якның хәтфә чирәмнәре төшләренә кереп йөдәтсә дә авылга кире кайту турында уйламады ул. Төрлесе төрле район, авыллардан килгән группадаш кызлар-егетләр укуда да, җәмәгать эшләрендә дә бердәм иделәр. Ярату-назлы карашы белән күңеленә үтеп кергән мәхәббәте Илсурны да шунда очратты Нуридә. Чистай районыннан килгән каратут йөзле егет кулларында гармун телләрен биетсә, йөрәгендә сөю утын дөрләтте. 5 ел бер группада уку араларны якынайтты, бер-берсенә тагын да тартылды ике гашыйк җан. Кулга диплом алып икесе ике тарафка-туган якларына кайтып китүнең дә бары вакытлыча гына икәнен тоя иде инде алар. Ә дипломлы белгечләрне ул чакта һәркайда да колач җәеп каршылыйлар. Район мәгариф бүлеге ишеген каккан Нуридә Нәбиуллинаны да берсүзсез туган авылы Шетнево Тулуш мәктәбенә эшкә билгелиләр.
    -Ул көннәр татлы бер төш кебек үткән,-ди, инде бүген иңендә өч дистә елдан артык педагогик стажлы мөгаллимә Нуридә Нәбиуллина. -Тәүге тапкыр дәрес бирүләр, дулкынланулар, балаларның апа дип дәшүләре... Шул еллардан 7 чыгарылышым канат очырды. Әмма әле дә мин укучыларым белән яшим, алардан башка хезмәтемне күз алдына да китерә алмыйм.
    Кайчандыр мәктәп коллективына керә-керешкә 8 сыйныф җитәкчесе итеп билгеләнгән яшь кыз инде бүген авылның хөрмәтлесенә әйләнгән. Укучылары арасында тынгысыз һөнәрне яратып, аның эзеннән китүчеләре дә байтак.
    -Нуридә апа без-укучыларына төпле белем генә түгел, иң зирәк, акыллы киңәшләрен дә бирде, тормышка туры юл күрсәтте. Ул киң эрудицияле, иҗади ялкынланып эшләүче гаҗәеп остаз,-ди Тулуш мәктәбе укытучысы Ләйлә Гыйльмуллина.
    Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм. 1992 елда Нуридә Нәбиуллинага РСФСРның мәгариф отличнигы исеме бирелә. 33 ел инде мактаулы хезмәтендә, укучылары янәшәсендә ул. Яшьлектә кабынган сөю ялкынында ире Илсур белән гаилә учагын тергезәләр. Икесе бер бөтен булып яшиләр, гаиләдә дә, мәктәптә бергә тиң хезмәт куя Нәбиуллиннар. Сәгадәтле сәгатьләрдә язылган никахның нуры әле дә шатлык булып йөзләрендә балкый. Уллары Илнар да инде югары уку йортын тәмамлаган, гаилә корган.
    -Баланың баласы балдан татлы диюләре хак икән. Тупырдап оныгыбыз Илсаф үсеп килә. Аңа карап бар мәшәкать-борчу, хәсрәтләр онытыла. Тигезлектә генә яши күрсеннәр инде,-ди Нуридә апа керфекләренә сарган яшь-томанны аралап.
    Кайчандыр авыр хәсрәтләр күргән, инде бүген янәдән тормыш матурлыгына йөзен ачкан Нуридә апа бар булганына шөкер итеп яши. Күңеле белән табигатькә гашыйк, алтын көз хакимлек иткән фасыл үз аңа. Яфрак яңгырында сагыш булса да, аның артыннан җиһанны яшәрткән язлар киләсен җаны белән тоя ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: