Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кече Әшнәктә әниләрне зурладылар

Кече Әшнәк авыл клубында әниләр көненә багышланган чара үткәрелде. Түгәрәк өстәл формасында уздырылучы әлеге бәйрәм чарасы Олы һәм Кече Әшнәк авылларында эшләп килүче түгәрәк әгъзалары катнашында үтте.

Бәйрәмне матур һәм эчтәлекле итеп Кече Әшнәк авылы китапханәчесе белән берлектә клуб мөдире Ирек Бикметов алып бардылар. Чакырылган кунаклар үзләре белән күчтәнәчләр генә түгел, матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр дә алып килгәннәр иде.Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Олы Әшнәк авылына багышланган шигырьләрен укыды, Мифтахова Суфия апа, Гарафутдинова Гөлсинә апа, Мингазова Махруза апа, Халилова Гүзәлия апа, Абдуллина Асия апалар үзләренең матур җырларын бәйрәм саләме итеп яңгыраттылар, ә Гадиева Рузалия апа белән Валиева Сария апаларның биюләренә тиңнәр табылмады. Салахутдинова Флюра апа үзенең милли ризыкларны тәмле пешерү ысыллары белән уртаклашты. Әниләребез күмәк уеннарда да сынатмадылар. Алар белән бергәләшеп "Зәлидә" уены уйнадык, мәкальләр әйтештек, табышмакларга жаваплар эзләдек. Чәй табыны янында барган бәйрәм чарасы кичкә кадәр дәвам итте.

Алсу БИКМЕТОВА

Кече Әшнәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев