Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иркә: «Минем балалар кызык ясап йөри торган клоуннар түгел!»

Узган ялларда шаулап-гөрләп "Балалы солянка" концерты узды. Биредә популяр җырчылар балалары белән чыгыш ясады. Тик менә бер Иркә - әнисе белән. Ни өчен өч бала әнисе бар кешедән дә аерылып, башкача форматта чыгыш ясарга булган? Иркәнең үзеннән шалтыратып сораштык. - Әйтеп куям, хәзер әйтәсе сүзләр - минем фикер. Кемдер -...

Узган ялларда шаулап-гөрләп "Балалы солянка" концерты узды. Биредә популяр җырчылар балалары белән чыгыш ясады. Тик менә бер Иркә - әнисе белән. Ни өчен өч бала әнисе бар кешедән дә аерылып, башкача форматта чыгыш ясарга булган? Иркәнең үзеннән шалтыратып сораштык.

- Әйтеп куям, хәзер әйтәсе сүзләр - минем фикер. Кемдер - килешергә, ә кемдер килешмәскә мөмкин. Минемчә, әгәр дә балаларда ул кадәр талант юк икән, ник аларны сәнәгә алып чыгарга?! Алар бит кызык ясап йөри торган клоуннар түгел! Шуңа да мин каршы булдым. Концертта булсагыз, күргәнсездер, анда бик талантлы балалар бар иде. Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия, кечкенә булуына карамастан, бик оста алып бара. Рөстәм Вәлиевның улы гармунда шәп уйный. Данир Сабировның кызы Мәрьямнең осталыгын да кем генә белми?! Нишлисең, менә минем балаларда андый сәләт юк. Сөембикәнең тавышы бар кебек, әмма ул әлегә кечерәк.
Аннары, ирем дә каршы. Шуңа соңгы арада аларның фотоларын социаль челтәргә дә бик куеп бармыйм. Кешегә кызык булсын дип, ник баланың психикасын бозарга?!
Ә әнием минем чынлап та талантлы! Аны миннән дә матуррак җырлый диләр һәм бу сүзләрне мин комплимент итеп кабул итәм. Ул бик моңлы һәм җырчы булырга хыялланган. Әмма, хыялы тормышка ашмагач, мин җырчы булып йөрсен өчен ул барын да эшләргә әзер. Мәсәлән, няняларга ышанычым юк һәм зур теләк белән балаларымны әти белән әни караша. Бик булышалар! Алар ярдәме булмаса, хуҗабикә булып өйдә генә ятыр иде Иркә, чөнки минем өчен иң мөһиме - ул гаилә!
http://matbugat.ru/news/?id=21321

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев