Иркә юктан гына җырчы булып китмәгән, ләбаса. Ул әнисенә охшап, моңлы тавышлы икән. Кызын җырчы булырга да Миңнебәдәр апа үзе өндәгән.
- Мин - Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием - Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием - Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы эшен оста башкарды. Гаиләдә 4 бала, мин - иң кечкенәсе. Өч абыем бар. Иң өлкәне - Илдар, бүгенге көндә Казанда яши. Таһир - Тольяттида, ә Айдар - Яр Чаллыда.
Кечкенә чагымның күңел түрендә сакланган мизгелләре - әтием гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде. Әниемнең моңлы тавышын ишетеп үстем. Шунысы сәер, абыемнарның берсе дә җырламый.
Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васятын үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты.
Малайлар арасында үскәнгәме, мин бик шук идем. Тракторны да яхшы йөрттем. 13 яшьләр тирәсендә генә күлмәк кия башладым. Мәктәптә иң озын буйлы кыз булач, баскетбол уены белән дә мавыгып алдым.
Нет комментариев