Берничә кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез.
"Ата черки ана черкидән ике тапкыр азрак яши. Ата черки гел чәчкә нектары белән туклана, ә ана черки гел кан эчә. Хайван канымы, кешенекеие - барыбер аңа. Болай гына яздым инде. Әмма уйланырлык нәрсә бар".
Паркта кукуруз ашап утырган фотосы астына ул болай дип язган:
"Әгәр дә миңа бәләкәй чакта: "Үскәч, кукурузны 100 сумга алып ашаячаксың дисәләр, билләхи, ышанмас идем! Әти трактор арбасы белән алып кайтып бушатканда беркемгә дә кирәкми иде ул. Ә бүген шундый тәмләп ашадым, белсәгез?!"
"Бәләкәй чакта аш-су тапшыруын караганда "бульон" дигән сүзне ишеттем дә, "Үскәч, бульон ашап караячакмын", - дип, хыялландым. Бик соң гына мин ул бульонны көн дә ашап үскәнемне аңладым. Дөресен генә әйткәндә, әби шул бульоннан башка бүтән нәрсә пешерә дә белми иде бугай. Аның урынына, ничек итеп ул бульонны пешерә иде?! Шулпага җилекле зур ит кисәге салып! Ә кайвакыт: әз генә сыер, әз генә тавык, яисә әз генә каз итен кушып. Кайнап чыккач, туртасын әйбәтләп җыеп, шулпа чип-чиста була иде. Тозлап, суган салып, озак итеп кайната иде. Бу сиңа ресторанда бирелә торган, өстендә ике генә түгәрәк өре йөзеп йөри торган бульон түгел! Ә чын, өреле шулпа!"
"Картадан акча салдырганда сандугачлар сайрый торган тавыш куган идем. Бер айга чыдадым: сандугачларны күрә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Бүген, кофе эчкән саен, карта белән түләгәч, үзем дә сизмәстән: "Уффф, кычкырма әле йөрәгемне ярып син дә", - дип кычкырып җибәрдем. Официант кыз: "Извините, я не хотела", - ди. Мин аңа кычкырдым дип уйлады. Һаман уңайсызланып йөрим
фото интернет чыганаклардан.
Нет комментариев