Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәтер сандыгында– олуг хатирәләр

    Яков Ефимов. Үз чорының легендар җитәкчеләренең берсе ул. Андрей Степанов, Рафыйк Рәшитов, Госман Валеев, Сөләйман Хәмәдияров, Хәбри Зыятдинов, Григорий Хроленко, Василий Щебаков, Шамил Садыйков, Мөдәрис Гаянов, Камил Нуретдинов, Камил Әглиуллин, Рафыйк Камалов, Александр Власов, Фердинанд Сәмиев, Галина Васильева, Алексей Зимуров, Хәсән Имамов һәм башка чордашларыныкы кебек исеме дә район тарихы...

    Яков Ефимов. Үз чорының легендар җитәкчеләренең берсе ул. Андрей Степанов, Рафыйк Рәшитов, Госман Валеев, Сөләйман Хәмәдияров, Хәбри Зыятдинов, Григорий Хроленко, Василий Щебаков, Шамил Садыйков, Мөдәрис Гаянов, Камил Нуретдинов, Камил Әглиуллин, Рафыйк Камалов, Александр Власов, Фердинанд Сәмиев, Галина Васильева, Алексей Зимуров, Хәсән Имамов һәм башка чордашларыныкы кебек исеме дә район тарихы битләренә гомерле булып язылды...
    Бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче ил агаеның хатирәләр сандыгында барларлык шанлы еллары, шул елларда туплаган байлыгы, бүгенгәчә аны рухи көчтә яшәткән-кылган олуг гамәлләре биниһая. Бергәләп барлыйк соң, кызыклырак булыр. Әнә ул Камил Якуб нәшрияты басучысы (печатник), армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң училище стеналарында алган беренче һөнәре-шул була. Авылга җаны-тәне белән береккән авыл малаен тамыры белән кубарып кара әле. Замана гарасаты да куптарып, йолып алмаслык тамырлары авыл туфрагына береккән Яков туган төбәгенә кайтып төшә һәм шул кайту белән монда озакка төпләнә. 8 ел кыр бригадиры, аннан терлекчелек-кырчылык өчен дә җаваплылык дирбиясен аның аркасына сала "тормыш бабай". Инде аны колхоз рәисе буларак күзаллаган район җитәкчелеге бу кәнәфигә "кодалавын" озакка сузмый. Колхоз председателе вазыйфасында терлекләргә түбәгә дип япкан саламны ашатудан башлаган колхоз председателе Яковның рәислек итүе 17 елга сузыла. Язмага алдашу-хәрамлык кертмәү максатыннан, әйдүк, ул чорда Яков Ивановичны белгән, аның янәшәсендә иңгә-иң торып хезмәт куйган берничә абруйлы өлкәннәребезнең бәһаләмәсенә колак салып алыйк.
    Евдокия Васильева-элеккеге "Победа" колхозының баш зоотехнигы:
    -Җитәкче буларак, Яков Ивановичны бик тырыш, таләпчән кеше буларак югары бәһалим. Ул рәислек иткән елларда район, республиканың бик күп күчмә Кызыл байракларын алдык. Шул еллардагы 800 башка төзелгән сыер комплексы гына үзе бер тарихи һәйкәл, олы вакыйга булды. Ул терлекчелек производствосын торгызу, аны механикалаштыруда чын новаторлык үрнәкләре күрсәтә алган җитәкче. Соңрак хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны 1200 гә җитте,-диде ул.
    Әйе, аны белгән кемнән генә сорашсак та җитәкчелек хезмәтендә хуҗалыкның материаль-техник базасын, аеруча азык базасын ныгытудагы хезмәтләрен олы бәһалиләр. Терлекчелек тулысынча механикалаштырыла ул елларда. Әйе, әйе шул елларда ук: саву, азык тарату, салам, тамыразыкларны азык цехына кертү, азыкны эшкәртү, тирес чыгару кебек эшләр барысы да. Инде ул еллар статистикасын архив шкафыннан барлап тагын кайбер саннарга күз салып карыйк. Иң күзгә ташланганы, рәис "командасы" белән ныклы азык базасы булдыруга алынган, шул максаттан хуҗалыкта күпьеллык үлән, азык чөгендере, бәрәңге клиннары берничә тапкырга арттырылган.
    -250 гектарда бәрәңге игеп 120-150 центнердан ким уңыш алмадык. Без аның гектарыннан 6 гектар бодайдан алына торган табыш ала идек. Үзебезнең малларга җитәрлек булды һәм кыш буе Шомбыт спирт заводына сата идек,-ди Яков Иванович ул башлангычларны хәтердән барлап.
    Азык культураларын җитештерүдә звено системасына күчә алар һәм Петр Романов тулысынча чөгендер үстерүне үз җаваплылыгына ала, ул басулар тулысынча сугарып игүгә күчереләләр. Хуҗалыкның күпьеллык үләннән өчәр тапкыр уңыш алган чаклары да күбрәк шул елларга туры килә.
    Монысы статистика һәм чынбарлык: азык базың нык икән, терлекчелек тотрыклы табыш чыганагына әверелә. Бу уңайдан, бер генә чагыштыру, Яков Иванович үзе җитәкчелек иткәндә "Победа" колхозында терлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату 4,5 мәртәбәгә арта. Хуҗалык елына 2 меңәр центнер ит, 16-20 шәр мең сөт сата торган була.
    Район, республика күләмендәге семинарларның биредә еш булуы да очраклы хәл булмагандыр. Моны хуҗалыкның уңай тәҗрибәсен башкаларга таратуны максатлап планлаштырылган дип фаразлыйк.
    Бу урында, ул еллардагы тагын бер хезмәттәше, 15 ел партком секретаре булып эшләгән Георгий Токрановны тыңлап алыйк:
    -Терлекчелек буенча аеруча яхшы белгеч булды ул, бу юнәлештә эшне системалы алып барды. Республика җитәкчелеге белән ныклы элемтәдә, яхшы мөнәсәбәттә, мөгамәләдә булганлыктан күрше-тирә якларда тиңсез техник база булдыра алды. Яков Иванович мелиорация, сенаж башнялары төзү, кыскасы, азык базасын ныгыту, көтү яңарту мәсьәләләрендә чын күңелдән шөгыльләнде.
    Көтү яңарту дигәннән, хуҗалыкның районга "холмогор" токымлы сыерларны беренчеләрдән булып кайтаруы, ә соңыннан нәсел хуҗалыгына әйләнеп китүендә дә аның өлеше зур булгандыр. Нәселле терлек артыннан Архангельск, Мәскәү өлкәләренә, төрле авыл хуҗалыгы күргәзмәләренә кадәр барып җитә алар.
    Шул елларның матур бер истәлеге-"Почет билгесе" ордены бизи аның күкрәген. Ә авылдашлары исә, аның истәлекләрен, бүләкләрен йөрәк түрендә әле дә саклыйлар, әле дә аңа рәхмәт сүзләрен әйтеп торалар. Бер ярым километр арасындагы "Апай" чишмәсеннән суздырган суны бүген дә эчеп хушланган авыл халкының рәхмәтен аңлавы кыен түгел билгеле. Азыкка кытлык булган заманнарда авыл кешесенә бер сыер, өч-биш баш сарык асрарлык азык белән булышырга мөмкинлек тапкан җитәкчене авылында өлкән буыннар ачык йөз белән каршы алалар, ихлас кунакка дәшәләр.
    Әле ул "Победа" колхозыннан соң да Биектау районында 7 ел "Берсутовский" совхозы белән җитәкчелек иткән, аннан пенсиягә чыккач 10 ел Кайбыч урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. Ул әле дә хәрәкәттә, еш кына Бистә кунагы булып туган төбәгенә, кендеге береккән туфракка кайта.
    -Күңел шулкадәр туган якка тарта, нигезгә сусау чиксез. Шуңа еш кайтам. Үткәннәрне хәтердән барлыйм, үлчәүгә салып карыйм. Үкенерлекләр аз булуына сөенәм. Заманасында йөкне тәртәгә җигелеп, хилафлык кылмаенча тартканбыз. Монысы аеруча куандыра,-ди үз чорының легендар җитәкчеләренең берсе Яков Ефимов. Ә без аңа озын, имин гомер теләп калабыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: