Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хатирәләр язда яңара

    Әниләр сүзе Тупасланды, әйе, безнең куллар, Сез сугышта йөргән чакларны. Җир тырмашып сабан-сука тарттык, Алыштырдык хәтта атларны. Әмма түздек бөтен авырлыкка, Сез кайтуны көттек җан атып. Түздек, түздек, Тагын бер кат түздек, Иреннәрне тешләп, канатып. Бөкерәйгән билләр тураерлар, Эчкә баткан күзгә нур иңәр. Без беләбез, җиңел бирелмәгән, Беркемгә дә олы...

    Шыгырдап ауган агачлардан сыкрау-иңрәү авазлары ишетелде. "Сугыш башланган, германнар илебезгә кергән"-яшүсмер малай урман кисүчеләргә килә-килешкә җан өшеткеч хәбәрне җиткерде. Балта, пычкылар кулдан төште, бар да ашыгып малай янына җыелдылар. Яман хәбәр хак иде. Яфраклар арасыннан искән шомлы җил дә шуны раслагандай көчәйгәннән-көчәйде.
    ...Сугыш башланган көн әнием хәтеренә шулай уелган. Мең газаплар күргән сугыш алды баласы ул әнием. Ачлык елны дөньяга килеп әбиемнән ятим калган, бабам белән генә үскән ятимә кызга әнә шулай сугыш авырлыкларын да татырга туры килгән. Күтәрмәле чабата киеп язгы суыкларда чәчүлек орлык ташу дисеңме, урман кисүләр, сугыш елларында окоп казулар-ачы хатирә булып аның күңел сандыгына салынган.
    -Авылга кайттык. Һәммә кеше елый. Шул ара да булмады, ир-атларны сугышка озату башланды. Авылда хатын-кызлар, карт-корылар, бала-чагалар гына калдык. Урманда агач кисү, кырда сабан сөрү, көлтә бәйләү кебек эшләр безнең иңнәргә күчте. Әле тагын кич утырып фронтка җибәрү өчен оекбаш-бияләйләр бәйли идек. -Монысы да әниемнең хәтер төпкелендәге бер эпизод.
    Әйе, балачаклары авыр сугыш елларына туры килгәннәрнең язмышлары гыйбрәтле шул. Сынауларда сыналып, кыенлыкларны исән-имин җиңеп чыгу өчен күпме көч, рухи ныклык кирәк булгандыр аларга.
    Утлы еллар үз авырлыклары белән бер-бер артлы үтә. Һәркем зур өметләр белән җиңүне көтә. Фронттан исәнлекне белгертеп килгән хат-хәбәрләрнең кайсылары җанны җылытса, икенче берәүләре кайгы өстенә хәсрәт өсти. Ятимлек ачысы, сугыш афәте күпме гаиләләрнең ишеген каккан икән ул чорларда?!
    Сугыш бетте дигән шатлыклы хәбәрне әнием Котлы Бөкәш авылында ишетә. Бу юлы инде күзләрдән тамган яшьләр сөенечтән була. "Авылга ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим. Әти каршыма чыкты. Сугыш беткән, әти, сугыш беткән дип, аңа каршы йөгерәм. И-ии, ул көннәрдәге сөенечне күрсәң икән!.."
    Өмет, ышаныч белән аткан җиңү таңы илебез күген әнә шулай яктырта. Ул еллардагы халыкның бердәмлеге, тырышлыгы, сабырлыгы, фидакарьлеге бөек Җиңүне якынайта да инде.
    1948 елны әнием Минебәян Фазыл кызы Биектау авылыннан Күгәрченгә килен булып төшә. Сугышның башыннан ахырына кадәр булган, күкрәге тулы орден-медальләр белән фронттан кайткан әтием Закир Касыйм улы белән тигезлектә 56 ел бергә гомер итә алар. Тормышның кадерен белеп матур яшәделәр. Без-5 балаларына гына түгел, авыл халкына да үрнәк булып гомер кичерделәр. Ни кызганыч, гадел, туры сүзле, оста куллы әтием генә бу дөньяда юк. Әмма безнең җанда аның алтын га тиң киңәшләре яши, фронт ядкарьләре булып сугышчан орденнары, Рәхмәт хатлары саклана.
    ...Яз килдеме, әниемнең күңел сандыгы янәдән ачыла. Хатирәләр яңара, күз алдына мәңге җуелмас шатлыклы Җиңү таңы килә. Шөкер, әнием бүген дә янәшәбездә. Оныкларына гына түгел, оныкчыкларына да сөйләр, сабак алыр гыйбрәтле сүзләре күп аның. Һәр туган көнгә куанып, дөньяларның иминлеге өчен дога кылып яши ул. Җиңү көне белән сине, әнием! Әле тагын бик күп язларны бергәләп каршы алырга, бәхет-шатлыкларда яшәргә язсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: