Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гөрләп узды бәйрәм!

    "Березка" балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен бик күңелле итеп уздырдылар. Иртәдән үк сабыйлар түземсезлек белән бәйрәм башлануын көттеләр. "Кайчан коймаклар ашыйбыз инде?",-диештеләр. Май чабу бәйрәмен барлык традицияләрне үтәп бәйрәм иттеләр. Кәмитчеләр дә, Убырлы карчык та килгән иде. Балалар Кышны озаттылар, Язны каршыладылар. Кәмитчеләр белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда...

    "Березка" балалар бакчасында да Май чабу бәйрәмен бик күңелле итеп уздырдылар. Иртәдән үк сабыйлар түземсезлек белән бәйрәм башлануын көттеләр. "Кайчан коймаклар ашыйбыз инде?",-диештеләр.


    Май чабу бәйрәмен барлык традицияләрне үтәп бәйрәм иттеләр. Кәмитчеләр дә, Убырлы карчык та килгән иде. Балалар Кышны озаттылар, Язны каршыладылар. Кәмитчеләр белән бергәләп әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Карачкыны якканнан соң бик тәмле коймак белән сыйландылар.

    Рәсемдә: бәйрәм гөрли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: