Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге район фестивале кысаларында концертлар дәвам итә
2 март көнне Корноухово, Яңа һәм Югары Ырга авылы үзешчәннәре Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге район фестивале кысаларында Трой- Урай авылында "Гомерләрне үлмәс җыр итик" дип исемләнгән концерт программасы белән кунакта булып кайтты. ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган концертыбызга якташларыбыз битараф калмады кебек.
Һәр чыгышыбыз саен дәррәү кул чабып, энергия биреп утырган тройурайлылар каршында чыгыш ясавы үзебезгә дә бик җиңел бирелде. Кич буена рәхәт, җылы атмосфера хөкем сөрде. Ике сәгатьтән артык барган концертны бер дә селкенми тамаша кылды залда утыручылар. Берсеннән - берсе моңлы җырларыбызны, дәртле биюләребезне, көлкеле, шаян “күчтәнәчләребезне” халык бик яратып кабул итте. Трой -Урай җирлеге башлыгы Рафаэль Сафинның, мәдәният йорты мөдире Юлия Фугинаның сәхнәгә күтәрелеп, ихлас рәхмәт сүзләре җиткерүе, тамашачыларның яныбызга килеп, бүгенге чыгышыбызга югары бәя бирүләре иңнәргә канатлар куйгандай булды. Авыл җирлеге башлыгының яныбызга килеп: "Кызлар, сез чынлап та үзешчәннәрме соң? Профессиональ артистларны егып салдыгыз. Мондый оста үзешчәннәрне беренче күрүем әле", - дигән сүзләре безне бераз кызартса да, җанга сары май булып ятты. Иҗатың, хезмәтең өчен шуннан да зур бәһа була алмый торгандыр инде ул.
Безне якты йөз белән каршы алган Трой Урай авылы халкына, авыл җирлеге башлыгына, концертта катнашкан үзешчәннәргә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Исән-сау булып, киләчәктә дә бүгенгедәй бер-беребезгә терәк, дус-тату булып яшәргә язсын!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Корноухово мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа