Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, "Пирамида" концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
- Фирзәр абый, туган көнегез ничек узды? Үзегез канәгать калдыгызмы?
- Әйбәт узды, бик канәгатьмен! Алдан ничек уйланган иде - бар...
Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, "Пирамида" концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
- Фирзәр абый, туган көнегез ничек узды? Үзегез канәгать калдыгызмы?
- Әйбәт узды, бик канәгатьмен! Алдан ничек уйланган иде - бар да шулай булды. Барлык иҗатташ дусларым, якыннарым җыелды. Мәскәүдән кызым, киявем дә кайтты. Барысына да бик шатмын!
- Пенсиягә озаттылар инде?
- Юк, пенсия хакында уйлаган да юк. Мин аның күпме буласын да белмим әле, кызыксынмыйм да. Сәламәт буып, эшләп яшәргә язсын!
- Данир Сабировның сезгә ясаган пародияләренә карашыгыз ничек? Рәшит Сабиров үзе булып кыланганны күреп, бик үпкәләгән - кан тамырлары шартлап, озак вакыт авырып яткан бит.
- Юк, мин үпкәләмим, сөенәм генә! Пародияне бит популяр кешегә генә ясыйлар. Бик охшатып эшли ул, үзем дә көлеп карыйм. Афәрин, хәзерле яшьләрнең иҗаты бик креатив, дөньякүләм эстрададан калышмыйбыз дисәң дә була.
- Аннары, Данир: "Фирзәр абый белән Салават абый ир-белән хатын кебек: бер талашалар, бер дуслашалар", - дип сөйли. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
- Әйе, талашмый тормыйсың бит инде. Өйдә хатының белән әрләшеп аласың, эштә - коллегалар белән. Без бит акча бүлешеп түгел! Һәркемнең үз фикере бар һәм иҗади бәхәсне урап узып булмый. Әмма ул вак-төяк кенә, аңа артык игътибар да итергә кирәкми.
фото туйлар сайтыннан алынды.
Нет комментариев