Филүс Каһиров: “Бүген мин алып килүче дә, алып баручы да”
Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, "Иделләре-күлләре" җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде. Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына...
Самараларга мин гел барам, Гел барам, гөлләр алам. Таң йокысы татлы була, Шунда да уйлап алам, - дип, "Иделләре-күлләре" җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде.
Шундый дәрт, шундый моң, тавышының күпкырлылыгы, тирәнлеге һәм киңлеге бу кичне барыбызны да моң өермәсенә төреп, татар сәнгате, татар шигърияте дөньясына алып кереп китте. Әйе, әйе, шигърияте дә. Концерт башында Филүс Каһиров: "Бүген мин төркемебезне Самарага алып килүче дә, концертны алып баручы да, алып китүче дә булырмын инде", - дип көлдерде. Ул башка артистлар кебек үзе, гаиләсе, туган авылы турында сөйләп тормады, ә татар шагыйрьләренең югары стильдәге иҗат җимешләренә мөрәҗәгать итте. Роберт Миңнулинның "Усал булырга кирәк", Тәслимә Кәримованың "Бәхет кайда?" кебек шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыды. Урынлы гына әйтеп куйган мәзәкләре дә күңелләрне күтәреп җибәрде.
Концерт алдыннан Киров мәйданындагы Иҗат йорты хезмәткәре, татар артистларының гастрольләрен оештыручы Флорида Локманованың борчылуы йөзенә чыккан иде. "Юк, башкача Филүс кебек танылган артистларны чакырмыйм! Кара инде, барлыгы сиксән билет сатылган. Оят! Оят!" - дип өзгәләнде ул. Залның партер өлеше халык белән тула башлагач кына, бераз тынычланды.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.03.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев