Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балыкбистәлеләр, фестиваль  дәвам итә

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм “Хрустальное озеро” балык тоту һәм ял итү базасы 2020 елның 1 мартыннан 4 июленә кадәр “Бәллүр күл – Хрустальное озеро” республикакүләм әдәби-сәнгать фестивале үткәрә.

  Фестивальдә катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 18 яшьтән өлкән авторлар, шулай ук гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары чакырыла (18 яшькә кадәр).
   Фестиваль Кадыйр Сибгатуллин иҗатында туган ил һәм табигать темасына түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: (18 яшьтән) - «әдәбият»: поэзия, проза; «сынлы сәнгать»; «халык-гамәли сәнгате»; укучылар өчен конкурс (18 яшькә кадәр): - «нәфис сүз».
    Конкурста катнашу-бушлай. Короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, гаризаларны кабул итү вакыты 2020 елның 30 июненә кадәр озайтыла. 
    Гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 14. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге («Бәллүр күл фестиваленә» тамгасы белән).
    Гаризалар җибәрү өчен электрон адрес: hrustal.fest@mail.ru («Бәллүр күл» фестивале). Бу хакта тулырак газета сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев