Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылы үзешчәннәре   “Кичер мине, әнкәй!” драма әсәрен кабат сәхнәгә куйдылар

 Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары Рабит Батулланың  “Кичер мине, әнкәй!” драма әсәрен кабат сәхнәгә куйдылар.

 Театр елы уңаеннан сәхнәләштерелгән бу әсәр (режиссеры  Гөлгенә Гәрәева) күпсанлы тамашачыларның  сораулары, махсус кайткан кунаклар игътибарына тәкъдим ителде. Психологик, педагогик проблемалы хәзерге заманның гаилә күренешләрен яктырткан спектакль шактый гына  уңышлы килеп чыккан.

Җилбәзәк күңелле Дилфүзә (бу рольне Гөлфия Шәрипова уйнады) никахсыз тапкан баласын бертуган апасы Минзифага (Мөнирә Шәйхетдинова) калдырып  юкка чыга. Бала буй җитеп мөстәкыйль  рәвештә фикер йөртә башлагач  аңа күпләрнең күзе төшә. Җилбәзәк ана да табыла, инструментлары белән шешә йөртүче балта остасы, әтисе Кирам (Илнар Гәрәев) пәйда була.Әсәрдәге төп геройларның берсе Миргаян (Гөлинә Гәрәева) бу ситуациядә үзен ничек тота соң? Тамашачыны менә шул сорау борчый.Бер яктан квартира, машина һәм башка  материаль байлыклар вәгъдә иткән чын әнисе баланы үз ягына аударырмы , әллә яшьтән тәрбия кылып, үз баласыдай карап үстергән апасы өстенлек итәрме? Бу очракта инде Миргаян иптәш кызы Гөлзирәк   (Айсылу Габдрахманова) сүзләренә дә колак сала, үзен хезмәткә өйрәткән Минзифаны ихтирам итеп, апасы белән бергә кала. Чөнки ул әнисенең бертуган апасын чын күңеленнән “әнием“ дип атый. Калган рольләрне башкаручы артистларыбыз Фәнис Шәрипов (галим кеше), Рузилә Хәмидуллина (укытучы), Хуҗаҗан Сөнгатуллин (ялгызак) драматик сюжетка корылган әсәрнең эчтәлеген тамашачыга җиткерүдә зур осталык күрсәттеләр.

Тексттагы монологлар, диалоглар аңлаешлы дикция белән башкарылды. Сәхнәдә хәзерге заман авыл йорты интерьеры күзгә ташлана, сәхнәгә декорацияне ир-ат артистларыбыз тамашаның эчтәлегенә туры китереп зәвык белән ясаганнар.Спектакльнең музыкаль өлешендә Мөнирә Шәйхетдинова, Илнар Гәрәев башкаруында татар халык җырлары яңгырый.

Спектакль  май бәйрәмнәренә ямь өстәп тамашачы алкышларына лаек булды.

    Рафыйк Гәрәев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса