Балык Бистәсе мәдәният йортында оешкан “Яз” вокаль ансамбленә - 7 яшь.
Балык Бистәсе мәдәният йортында оешкан “Яз” вокаль ансамбленең оешуына 7 ел.
Шушы вакыт аралыгында ул тамашачы мәхәббәтен яуларга, уңышлары белән танылырга да өлгерде.
- Ансамбль белән районда үткәрелгән төрле бәйрәм чараларында катнашабыз, концерт программасы әзерләп авылларга да чыгабыз. Шул еллар дәвамында без булмаган мәдәният йорты, клуб калмагандыр. Кечкенә генә авылларга да концерт белән бардык, - ди ансамбль җитәкчесе Рәсимә Зарипова. –Кайда гына булсак та җылы каршылыйлар, чыгышларыбызны яраталар, яңадан чакырып калалар. Ансамбльдән тыш, солистлар Гөлнар Вәлиәхмәтова, Гөлия Кадыйрова, Лилия Хәсәнова, Зөлфия Моталлапова җырлавын да тамашачы алкышлап кабул итә. Репертуарыбызда халык җырлары, шулай ук заманча җырлар да шактый, - ди ул.
Агымдагы ел исә ансамбльгә уңышлар алып килгән. Узган атна ахырында Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге татар мәдәнияты, музыкасы һәм сәнгатенең “Татарстан варисы” I нче халыкара конкурсында катнашып, “Яз” вокаль ансамбле I нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнгән. Җитәкчесе Рәсимә Зариповага исә мәдәнияттагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты тапшырылган. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән йөзләгән җырчы, үзешчәннәр арасыннан нәкъ менә балыкбистәлеләрне күрү, аларның чыгышын югары бәяләү, әлбәттә, зур мәртәбә.
Ансамбльнең шатлыкларын без дә уртаклашабыз һәм киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.
Фәрвәз Каюмова
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа