Балык Бистәсе мәдәният йорты каршында эшләүче “Рәйхан” курайчылар ансамбле ничек барлыкка килгән
Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге район сәнгать мәктәбендә эшләп килүче “Рәйхан” курайчылар ансамбленең оешуына быел төгәл ун ел. Тәүге юбилейларына нинди уңышлар белән килгән соң рәйханчылар? Редакциябезнең бүгенге кунагы – ансамбль җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин белән әңгәмәбез шул хакта булыр. Иң беренче соравыбыз да “Рәйхан” ансамбленең оешуы турында.
Мин 2007 елдан бирле сәнгать мәктәбендә балаларга баян һәм курай дәресләреннән белем бирәм. Беренче елларда курайда уйнарга теләүчеләр берәм-сәрән генә булсалар, икенче елны дистәдән артык укучы дәрескә язылды. Әлбәттә, безнең эш нотаны кәгазьгә төшерү, аны өйрәнү генә түгел. Көйне күңелдә тотып калу һәм шуны музыка коралларында яңгырату сәләт, талантка да нык бәйле. Нәкъ менә шул талантлы укучылардан 2009 елны ансамбль оештырдым да инде. Аны татар халык җырына якынайтып “Рәйхан” исеме белән атадык.
(Язманы тулысычынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз КАЮМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа