Мәдәният
Балык Бистәсендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсының беренче этабы булып узды
Декабрь-гыйнвар айларында районыбызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсының беренче этабы булып узды.
8 февральдә район этабында җиңүчеләр Балтач районында узган зона турында катнаштылар. Шәхси эшмәкәр Луиза Ананьева "Хатын-кыз-бизнес-леди", район үзәк больницасының хирургия бүлеге мөдире Булат Әминов "Ир-егет-игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Балык Бистәсе үзәк больницасы шәфкать туташы Әлфия Сибгатова ("Хатын-кыз-Ана"), Ямаш авылыннан Рәхилә Җәләлова ("Өченче яшь героинясы"), Балык Бистәсе гимназиясе педагог-оештыручысы Светлана Шлыкова ("Хатын-кыз-ел үрнәге") шулай ук уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләргә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев