Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы китапханәсендә мавыктыргыч чаралар еш булып тора

2018 ел көнчыгыш календаре буенча Сары Эт елы. Шушы ел символына багышлап, мәктәп укучыларының кышкы каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатыннан, Юлсубино авылы китапханәсендә "Башваткыч-шоу" уены булып үтте.

Кроссворд- китапханә фондында булган, тугры дусларыбыз этләргә багышланган күпсанлы китаплардан алынган сораулар буенча төзелгән иде. Уенчыларның төгәл һәм дөрес җаваплары, аларның ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәтте, җанатарлар да үзләреннән өлеш кертми калмады билгеле, утыз сораулы кроссворд тулысы белән чишелеп бетте. Уенның төп җиңүчесе булып өченче класс укучысы, 14 балл иясе-Алмаз Гыйлемҗанов танылды, аннан бер генә баллга калышып икенче урынны Миләүшә Мостафина яулады, ә өченче урын Алсу Садыйковага булды. Әфәрин, булдыра бит балалар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев