Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы мәдәният йортында чара булып узды. Әшнәклеләрнең моңа карата фикере ничек

Язның беренче көне. Ә кояш җылысын саран гына бүләк итә. Шулай да күңел һәрчак яктылыкка, жылыга өметләнә. Рухи җылылык та җаннарны җылыта ала бит.

Менә шундый матур җылы кич булды безнең Олы Әшнәк авыл мәдәният йортында. Ә аның сәбәпчеләре - районыбызның "Өмет" халык фольклор ансамбле иде. Үзләренең матур җырлары, моңлы тавышлары, дәртле биюләре белән авылдашларны ял иттерделәр алар. Бик матур, мәгънәле, күңелле чара булды ул. Араларында авылдашыбыз Зәйтунә апа,Илгизәр абый да бар иде. Чордашлары, яшьлек дуслары алар өчен аеруча горурланып утырдылар. Беренче чыгышы итеп, мөнәҗәт башкаруы да күңелләрне тибрәтте. Илгизэр абый авыл сәхнәләрендә сирәк ишетелә торган тальян гармун моңнарына кумде. Гармун тартып, халкыбызның иң матур җырларын безгә бүләк иткәннәре өчен аларның һәркайсына чиксез рәхмәтебез!!! Һәр чыгышны зал алкышларга күмде, һәркемнең дә күңеле моңга,чын татар моңына сусаганы сизелеп торды. Кабат очрашулар язсын! "Өмет"ләрнең эшләре уң, күңелләре тыныч булсын!!! Һәркайсыбызның өметләре аклансын!! Кабат очрашулар насыйп булсын!

Ләйсән Садриева
--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев