Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Айсылу Сахапова: “Яучылар”дагы Энҗе–мин үзем”

    Яшермим, Балык бистәсе халык театры әзерләгән "Яучылар" спектаклен карарга әллә ни өметләр багълап бармадым. Ник дигәндә, моңа кадәр үзешчәннәр тарафыннан куелган спектакльләрдә булганым юк иде. Ләкин, ялгышканмын. Халык күңеленә үтеп керерлек спектакль, рольләргә туры килерлек артистлар сайлап алулары-аларга зур уңыш китерде. "Яучылар" спектакле бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Мин...

    Яшермим, Балык бистәсе халык театры әзерләгән "Яучылар" спектаклен карарга әллә ни өметләр багълап бармадым. Ник дигәндә, моңа кадәр үзешчәннәр тарафыннан куелган спектакльләрдә булганым юк иде. Ләкин, ялгышканмын. Халык күңеленә үтеп керерлек спектакль, рольләргә туры килерлек артистлар сайлап алулары-аларга зур уңыш китерде. "Яучылар" спектакле бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Мин моны ышанып әйтәм, чөнки спектакльне халык кабат-кабат куюларын үтенә, һәр спектакльгә билетлар күз ачып йомганчы сатылып бетә.
    Күпләрдә Энҗе ролен башкаручы Айсылу Сахапова зур кызыксыну уятты. Шулкадәр образга кереп, "чын артистларча" уйнаучы кыз белән якыннанрак танышу теләге мине Тәберде Чаллысы кызы Айсылу Сахапова белән очрашып, әңгәмә корырга мәҗбүр итте.

    -Айсылу, спектакльне караганнан соң, мин "Бу кыз туганда ук, артист булып тугандыр" дип уйлап куйдым.
    -Шулай дисәң дә була (көлә). Инде мәктәптә укыганда ук төрле конкурсларда катнашып йөри идем. Анда ук укытучылар: "Сиңа театр бүлегенә керергә кирәк",-дип әйтә килделәр. Әле дә хәтердә, математикадан тест эшләгәч, укытучым Илдар Фәтхетдинов: "Айсылуга эше бик үк яхшы булмаса да, 4 ле куйдым, аңа барыбер артистлык юлы белән китәсе",-дигән иде. Ләкин мин тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең чит телләр бүлегенә кердем. Ә тормыш барыбер театр белән бәйләп куйды. 25 еллык тарихы булган Арча халык театрында уйный башладым. Кастингта хәйран кеше арасыннан бер кешене генә сайлап алдылар. Биредә мин Бөтенроссия театр фестивальләре лауреаты исеменә лаек булдым. Барлыгы 4 спектакль куйдык. Шуларның берсе-Туфан Миңнуллинның "Саташу" спектакле. Туфан Миңнуллин әлеге спектакльне карарга 3 тапкыр кайткан иде. Шунда ул миңа: "Сеңлем, тормышыңны театр белән бәйлә, театр синеке. Сиңа халык театрында гына түгел, югарырак күтәрелергә кирәк",-диде. Шул сүзләрдән соң мин канатланып киттем. Театр бүлегенә керәм, үземне үстерәм",-дип йөрдем. Ләкин Туфан Миңнуллин гүр иясе булды, мин дә театр бүлегенә китмәдем.
    Ләкин укытучы профессиясе, барыбер актер профессиясе кебек бит инде ул. Балалар янында артистланырга, уйнарга кирәк.
    "Арчада кал, ташлама, булышабыз, эш табабыз",-диделәр. Ләкин сагыну көчле булгандыр инде, туган ягыма кайтасы килде. Балык бистәсенә кайткач, мине Юлсубино мәктәбенә укытырга билгеләделәр. Коллективым искиткеч. Шуңадыр эшкә кереп китәргә җайлы булды. Ярты ел параллель рәвештә район Мәдәният йортында эшләгәннән соң, Бөкәш Мәдәният йортына күчтем. Шулай итеп мин ике яр уртасында калдым. Ике эшемне дә яратып эшлим.
    -"Яучылар" спектаклендә уйнарга кем чакырды?
    -Режиссер Рифкать абый Галиев "Яучылар" спектаклендә уйнарга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Ул миңа: "Әсәрне укып чыктым, Энҗе нәкъ син инде»,-диде. Әнием дә спектакльдән чыккач, "Кызым, үзеңне уйнадың, әллә ни авыр булмады",-диде. Өйдә дә мин шундый, бер сүзне дә җавапсыз калдырмыйм, бөтен эшне тиз-тиз генә эшләп атам. Чыннан да, героиня-мин үзем. Хәзер азмы-күпме халык таный башлады, мактыйлар, бераз оялам. Ләкин мин үземне сәхнәдә иркен тотам. Минем өчен иң мөһиме-халыкның ничек кабул итүе. Халык күтәреп ала икән, рольгә шундук кереп китәм. Сәхнәгә чыккач, халыкның күзенә карыйм. Аларда ышаныч бар икән, димәк мин үз урынымда, үз ролемдә. Гадәттә, спектакль алдыннан беркем белән дә сөйләшмәскә тырышам.Ә сәхнәгә чыккач, дөрләп уянып китәм.
    Спектакльдә җырлаган җырымны үзем яздым. Илһам килгәндә җырлар язам, гитарада уйнап җырларга яратам.
    -Ни өчен нәкъ менә "Яучылар" спектаклен сайладыгыз?
    -"Яучылар" спектакле халык тарафыннан җиңел кабул ителә. Тормышта бит авырлыклар болай да күп, нигә аны тагын да катлауландырырга? Әлеге спектакльне караганнан соң, халык ял итеп, күңел ачып кайтып китә. Тормышта була торган кызыклы хәлләрдән чын күңелдән көлеп утыра.
    -Бу сәләт сиңа кемнән күчкән дип уйлыйсың?
    -Театрга, сәхнәгә мәхәббәтне бәләкәйдән әти-әни үстерде. Алар гомер буе сәхнәдән төшмәделәр, безне дә гел үзләре белән ияртеп йөрделәр. Икесе дә иҗади кешеләр. Әнием-китапханәче, әтием Тәберде Чаллысы Мәдәният йортында директор вазыйфасын башкара.
    -Бер коллективта эшләгәннән соң, икенче коллективка ияләнү авыр булмадымы?
    -Бер коллективтан өзелеп төшеп, икенче коллективка килеп керүе, авыррак булды билгеле. Ләкин киң күңел белән каршы алгач, тиз ияләштем. Мин характерым буенча беркатлы кеше, тиз ышанучан. Бераз усаллык булса да, нечкә күңеллемен. Ызгыш-талашларны яратмыйм. Талаша башласалар, шунда ук әлеге урыннан ераграк качарга тырышам.
    Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: