Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алма ерак тәгәрәми

    "Ак Барс" банкның Балык бистәсе өстәмә офисы баш бухгалтеры Зөлфия Фәхриеваның эш урыны кешедән өзелеп тормый инде. Һәр клиентны, юридик затмы ул, физикмы якты йөз белән каршы ала. "Аның белән эшләве җиңел, белмәгәнеңне сабыр гына аңлата, онытсаң исеңә төшерә, киңәшләре белән ярдәм итә. Клиентларга культуралы хезмәт күрсәтүнең бер өлгесе инде",-диләр...

    "Ак Барс" банкның Балык бистәсе өстәмә офисы баш бухгалтеры Зөлфия Фәхриеваның эш урыны кешедән өзелеп тормый инде. Һәр клиентны, юридик затмы ул, физикмы якты йөз белән каршы ала. "Аның белән эшләве җиңел, белмәгәнеңне сабыр гына аңлата, онытсаң исеңә төшерә, киңәшләре белән ярдәм итә. Клиентларга культуралы хезмәт күрсәтүнең бер өлгесе инде",-диләр бухгалтерлар.
    Зөлфия ханымның "Ак Барс" та эшли башлаганына тиздән 14 ел була икән. Сөләйман Садретдин улы белән бергәләп нигез салганнар оешмага.
    -Районда өстәмә офис ачу ихтыяҗы килеп тугач, эшне кадрлар туплаудан башладым,-дип искә ала С.Гыйзетдинов.-Яшерен-батырын түгел, төп офиста эшләп шактый тәҗрибә тупласам да белемем буенча финансист та, бухгалтер да түгел мин. Шуңа да уң кулым булырдай бухгалтер табарга кирәк иде. Бик күп кандидатлар арасыннан ул вакытта дәүләт банкы бүлекчәсендә бухгалтер булып эшләүче Зөлфиягә тукталдым. Үзе белән таныш булмасам да, Күгәрчендә эшләгән еллардан әти-әнисен яхшы белә идем. Булдыклы, тырыш, тәртипле гаилә. Ә безнең халыкта: "Алма агачыннан ерак тәгәрәми",-дигән бик зирәк әйтем бар бит.
    Әйе, күпләргә үрнәк булырдай нәсел җимеше шул Зөлфия. Әтисе Фариз ага Күгәрчендә озак еллар склад мөдире булып эшләгән. Шуның өстенә кино күрсәтеп тә куандырган авылдашларын. Балык бистәсенә күченгәч хезмәт юлын "Сельхозхимия" берләшмәсендә дәвам иткән. Кайда эшләсә дә макталган. Әнисе Оркыя апа исә гаилә учагын җил-яңгырдан саклаучы, һәр эштә иренә таяныч була. Оста куллы тегүче буларак та яхшы хәтерлиләр аны авылдашлары.
    Гаиләдә өлкән кыз буларак йорт эшләренең юан башы Зөлфиягә төшә инде. Энеләре үсеп буй җиткергәнче әтисенең "малае" була ул. Чалгы тотып печәнен дә чаба, балта асып урманына да бара. Эшкә батыр, диләр андыйлар турында. "Дөрес тәрбия биргәннәре, туры юл күрсәткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен",-ди ул. Фариз ага исәп-хисапка маһир кеше була. Төгәл фәннәргә, бигрәк тә математикага сәләт аннан күчкәндер инде Зөлфиягә. Әти-әнисенең фатихасы белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлегенә укый ул. Хезмәт юлын ул елларда гөрләп эшләгән "Береговой" совхозында башлый. 1985-1999 елларда дәүләт банкының Балык бистәсе бүлегендә бухгалтер булып эшли.
    Зөлфияне эшкә чакырып ике-өч тапкыр өйләренә бара С.Гыйзетдинов. Һәр нәрсәне төптән уйларга, акыл бизмәненә салып үлчәргә гадәтләнгән Зөлфия ризалык бирергә ашыкмый инде. Эш урынын гына алыштыру түгел бит. Буш урында диярлек яңа оешма кору уен эш түгел. Сөләйман Садриевич икенче мәртәбә килгәч төне буе диярлек уйланып ята ул. Иртәнге якта гына йокыга тала. "Шулвакыт бер төш күрдем. Гел актан киенгән бер бабай: "Кызым ник карышасың. Сиңа Аллаһы Тәгалә әзерләгән урын бит ул", диде. Шуннан соң тәвәккәлләп риза булдым инде,-дип искә ала Зөлфия ханым. Эшне вакытлыча почта бинасында башлап җибәрәләр. С.Гыйзетдинов белән бергәләп киңәшеп коллектив туплыйлар. Параллель рәвештә "Ак Барс" банкның мәһабәт бинасы төзелә башлый. Начальник төзелеш тудырган мәшәкатьләр артыннан чапканда банк дилбегәсе Зөлфия ханым кулларында була инде.
    "Язмышымнан бик канәгать мин. Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тордылар. Дәүләт банкы бүлегенең идарәчесе Анастасия Мишина, баш бухгалтерлар Нина Хөснетдинова, Нина Заруцкая, Валентина Нигъматова янәшәсендә бухгалтер, банк эше серләренә төшендем. Ә Сөләйман Садриевич белән иңгә-иң торып эшләү үзе бер бәхет инде",-ди ул. Хәзер Зөлфия ханымның үз шәкертләре дә банкның таянычы булырдай белгечләргә әверелгәннәр инде. Инженер Әлфия Мукриева, өлкән белгеч Ләйлә Рәхмәтуллина, касса мөдире Евгения Егорова, әйдәүче кредит инспекторы Илшат Хисамов-әнә шундыйлардан.
    Бүгенге көндә "Ак Барс" банкның Чистай филиалы өстәмә офислары арасында алдынгылар рәтендә бара. Елдан-ел банкның даими клиентлары арта. Физик һәм юридик затлар арасында ышаныч яулана. Хәзер район оешма, предприятиеләренең 80 процентка якынына хезмәт күрсәтәләр. 4253 кеше "Ак Барс"ның пластик картасыннан файдалана. Бу уңышларның нигезендә өстәмә офисның баш бухгалтеры Зөлфия Фәхриеваның да тыңгысыз хезмәте ята.
    Шәхси тормышына күз салсак, шатлык-куанычлар белән беррәттән, хәсрәтен дә шактый татырга туры килгән . 11 сыйныфта укучы улы юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат була. Бу югалтуга ана йөрәге ничек түзгәндер үзе генә белә инде.
    Кызы-Ландышы белән горурланырлыгы бар. Ул авыл хуҗалыгы академиясендә икътисадчы белгечлеге алган. Бүгенге көндә Казан шәһәрендәге бер оешмада генераль директор урынбасары булып эшли.
    Зөлфия ханым белән танышканчы бухгалтерларны саннардан, "дебит", "кредит" тан башканы белмәүче затлар дип кузаллый идем. Әңгәмә корып, тормыш юлы белән танышкач, эчке дөньясының байлыгына, татар хатыннарына хас сабырлыгына, тыйнаклыгына сокландым. Алга таба да гел шулай һәркем сокланырлык итеп яшәвен телим мин аның.
    Рәсемдә: Зөлфия Фәхриева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: