Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәкләре белән һәрвакыт яшь алар

Өлкәннәр декадасы тәмамланган көннәрдә район үзәге ветераннары өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур ял кичәсе оештырдылар. Бу чарада иң кыйммәтлесе өлкәннәр үзләре дә актив катнаштылар, тапкырлыкларын, булдыклылыкларын, риясыздан ял итә белүләрен тагын бер мәртәбә расладылар. Василий Керженцев өчен бу көн аеруча "йолдызлы сәгать" булгандыр. Ул бу көнне җырлады, биеде һәм...

Өлкәннәр декадасы тәмамланган көннәрдә район үзәге ветераннары өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур ял кичәсе оештырдылар. Бу чарада иң кыйммәтлесе өлкәннәр үзләре дә актив катнаштылар, тапкырлыкларын, булдыклылыкларын, риясыздан ял итә белүләрен тагын бер мәртәбә расладылар. Василий Керженцев өчен бу көн аеруча "йолдызлы сәгать" булгандыр. Ул бу көнне җырлады, биеде һәм башка бик күп сәләтләрен күрсәтте. Дөрес, башкалар да аннан калышырга теләмәделәр. Кичәнең һәрбер өлешендә башлап йөрделәр, төрле конкурсларда катнаштылар, шаярдылар, көлделәр. Аларга ял кичәсен күңелле уздыруда район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм шәхсән Анатолий Автономов зур ярдәм иттеләр. "Камские зори" вокаль ансамбле, И.Җәләлов, Г.Кәримуллинаның чыгышлары бәйрәмгә тагын да якты бизәк өстәде. Иң активларны истәлекле бүләкләр көтә иде. Тагын да мөһиме, алар ял кичәсеннән яхшы кәеф, дәрман-дәрт алып таралыштылар.

Рәсемдә: бәйрәмнән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев