Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшәсен, Бистә театры!

Шушы көннәрдә Рифкать Галиев җитәкчелегендәге район халык театры тамашачыларын "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен сәхнәләштереп куандырды. Яңа спектакль күпләрнең күңеленә хуш килде.

Сиксәненче елларда үзен Татарстан, Рәсәй күләмендәге сәхнәләрдә таныткан район халык театры соңгы елларда янәдән үз биеклегенә күтәрелде. Тамашачысын яңадан-яңа спектакльләре белән куандырып тора. Бу юлы режиссер Рифкать Галиев "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясен сәхнәләштерүгә алынган. Һәм алга узып әйтергә кирәк, спектакльнең сәхнәгә куелышы бик уңышлы килеп чыккан. Сәхнә бизәлеше, артистларның үз рольләренә керү осталыгы профессиональ дәрәҗәгә җитешле тоелды миңа. Һәм тамашачының артистларны берөзлексез алкышларга күмүе дә шуның ачык мисалы. Розалия Нәгыймова (Миңҗиһан), Рамилә Габдрахманова (Рушания), Әнәс Низамов (Кави карт), Гүзәл Дормидонтова (Сәрмәдия), Салават Гафиуллин (Мисбах), Гөлия Кәримуллина (Айгөл), Илназ Шакиров (тикшерүче), Илназ Вәлиәхмәтов (Мөкаддәс) һәм Рифкать Галиев (Мәсих Мөслимович)-һәркайсы геройларның хис-кичерешләрен тамашачыга җиткереп уйный алдылар. Алар сәхнәдә бер бөтен була белделәр, тормышчан образлар тудырдылар.Тамашачы рәхәтләнеп көлде, Кави карт белән бергә җитдиләнде, фәлсәфи вә рухи кичерешләрне күңеленнән үткәрде. Кыска гына итеп әйтсәк, спектакль дәвамында үзешчән артистлар үзләрен яраттыра алдылар, район халык театры дигән исем "түбәсе" астында үзләрен лаеклы тоттылар, тамашачы ышанычын акладылар.
Спектакльдә катнашучылар төрле өлкәләрдә хезмәт куюларына карамастан, сәнгать белән яшәгәнлекләрен, сәхнәгә битараф булмауларын тагын бер мәртәбә исбатлап күрсәттеләр. Кайберләренең театр артисты ролендә беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары булса да, кайчандыр Мәскәү сәхнәләренә кадәр күтәрелеп "терсәк канаткан" Әнәс Низамов, Рифкать Галиев кебекләр янәшәсендә үзләрен ирекле тотуы, үзе үк сәнгати батырлык.
Аларга бу көнне сүнгән ут та комачаулый алмады. Дәрт-дәрман тулы артист йөрәге, сәхнәгә гашыйклыгы, ихлас бирелгәнлек аларга кесә фонаре яктылыгында да чыгышларын дәвам итәргә комачауламады. Талант-бүләк, ул һәркемгә дә тигез бирелми. Әмма әлеге спектакльне караганнан соң: афәрин, Бистә театры артистлары, дип күп тапкырлар залны яңгыратасы килде. Бер мин генә түгел, тулы зал шушы теләктә янды бугай, тамаша кылынгач та тамашачының аягүрә басып берничә минутлар дәвамында алкышлавы, шундый югары бәя түгелме соң?
Редакциядән: район халкының күп санлы соравы буенча әлеге спектакль 5 апрель көнне 19.00 сәгатьтә кабатланып күрсәтеләчәк. Димәк, сезгә дә спектакльгә килеп, аның рухи тәэсире белән хушланырга мөмкинлек бар дигән сү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев